Татарстан Президенты "Полимекс" Төркия компаниясе җитәкчелеге белән очрашты

27.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Истанбулга визиты кысаларында "Полимекс" компаниясе директорлар советы рәисе Эрол Табанҗа белән очрашты. 

Очрашуда Татарстан территориясендә “Полимекс” компаниясенең инвестицион проектларын гамәлгә ашыру барышы турында сүз барды.

Чарада ш улай ук ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, РФнең Төркиядәге Сәүдә вәкиле Айдар Гашыйгуллин, Татарстан Республикасының Төркиядәге тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин һәм Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев