Рөстәм Миңнеханов: Төркия партнеларыбыз белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәялибез

27.04.2018

Татарстан Төркия партнелары белән хезмәттәшлек дәрәҗәсен югары бәяли. Бу хакта Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "Төркия - Татарстан" бизнес-форумы барышында белдерде. Форум ТР Президенты җитәкчелегендә Татарстан делегациясенең Истанбулга эш визиты кысаларында узды.

РФнең Истанбулдагы Генераль консулы Андрей Подъелышев сәламләү сүзендә билгеләгәнчә, Татарстан - Россия белән Төркия арасында икътисадый өлкәдә багланышлар никадәр уңай, оператив һәм көләнгән була алу үрнәге ул. 

“Татарстан Республикасы Россиянең икътисадый яктан аеруча үскән төбәкләренең берсе булып санала. Татарстанның Төркия партнерларына яхшы билгеле булуы күңелле”, - диде Генераль консул. 

Рөстәм Миңнеханов Төркиянең эшлекле даирәләрен Татарстанга килеп, сәнәгать мәйданчыклары инфраструктурасы, инвесторлар өчен шартлар белән танышырга чакырды.

Татарстан Президенты Төркиядән өйрәнеп булу турында әйтте. Без хезмәттәшленебез дәрәҗәсен югары бәялибез, диде ТР Президенты, Мин сезне ышандырам, Татарстанда каралачак проектларыгызга максималь дәрәҗәдә ярдәм итәчәкбез. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев