Татарстан Президенты Әнкарада яңа медицина үзәгендә булды

26.04.2018

Төркиягә визиты барышында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Әнкара шәһәрендә яңа медицина үзәгендә булды.

Комплекс төзелеше 2015 елда башланган. Бүгенге көндә объект әзерлеге 75 % тирәсе. Бөтен төзелеш эшләрен ел ахырына кадәр тәмамлау көтелә. Комплексның гомуми мәйданы - 1,3 млн. кв. метр. 

Проект дәүләт-шәхси партнерлык формасында гамәлгә ашырыла. Төзелеш эшләрен «CCN» холдингы башкара. 

Рөстәм Миңнеханов медик корпусларда булды: бүлекләрне, табиб кабинетларын карады. Административ бинада ТР Президентына медицина комплексы макетын күрсәттеләр һәм проектны гамәлгә ашыру этаплары турында сөйләделәр. 

Комплекста 9 хастаханә: гомуми хастаханә, педиатрия, хатын-кызлар консультациясе, кардиохирургия, онкология, психиатрия бүлеге һәм башкалар. Шулай ук территориядә кунакханә, техник корылмалар һәм автомобильләр өчен парковка бар. 

Татарстан Президенты комплексны уңай бәяләде. "Мондый искиткеч объектны күрү мөмкинлеге өчен бик зур рәхмәт. Чыннан да уңай тәэсир калдыра. Зур һәм әһәмиятле объект", - диде ул. 

Шуннан Рөстәм Миңнехановның «CCN»  холдингы составындагы «İC Holding» конгломераты җитәкчелеге белән очрашуы узды. Татарстан Президентына предприятие тарихы, эре проектлары турында сөйләделәр. Шулар арасында - Истанбулда Босфор аша өченче күпер һәм "Истанбул-Анкара" югары тизлекле шоссе. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев