Татарстан Президенты Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты

26.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркия Республикасы Премьер-министры Бинали Йылдырым белән очрашты.    

Очрашу Татарстан Президентының Әнкарага эш сәфәре кысаларында узды. 

Очрашуны ачып, Бинали Йылдырым Рөстәм Миңнехановны Төркия җирендә сәламләде. Ул үзенең 2016 елның декабрендә Казанга эш сәфәрен искә төшерде һәм Татарстан Республикасы Президентына күрсәтелгән кунакчыллык өчен рәхмәт белдерде.    

Әңгәмә барышында яклар Россия белән Төркия арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгытуга юнәлгән Татарстан-Төркия сәүдә-икътисадый һәм инвестицион хезмәттәшлекне үстерү буенча киләчәк адымнар турында фикер алыштылар.

Очрашуда Төркия Республикасының Икътисад министры Нихат Зәйбәкҗи, РФнең Төркиядәге Илчелеге киңәшче-илчесе Александр Хапилов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов, Татарстан икътисад министры Фәрит Габделганиев, Татарстан Республикасы Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина һәм Татарстан Республикасының Төркиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле Айрат Гатауллин да катнашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.