Рөстәм Миңнеханов Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе әгъзалары белән очрашты

25.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе әгъзалары белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды. 

Искәртәбез, 23-26 апрельдә Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе Британия рәсми затлары һәм компанияләре вәкилләре составында Татарстан Республикасына эш сәфәре кыла.   

Рөстәм Миңнеханов кунакларны республика җитәкчелеге исеменнән сәламләде һәм республика белән кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, 2017 елның ноябрендә Татарстан делегациясе Лондонга эш сәфәре кылган иде, Россия-Британия Сәүдә палатасы вәкилләре Казанга киләчәкләр дип килешенгән иде. 

Хәзерге сәяси вәзгыятькә карамастан, бүген булган мөнәсәбәтләрне саклап калу мөһим, дип саный Рөстәм Миңнеханов. Күп кенә мәсьәләләр һәм юнәлешләр буенча без бер-беребезгә файдалы була алабыз, диде ул. 

Лондонга эш сәфәре кысаларында, Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, күп кенә кызыклы очрашулар һәм сөйләшүләр булып узды.   

«Без киләчәк хезмәттәшлек мәсьәләләре буенча фикер алыша алабыз, - диде ул. – Бүген товар әйләнеше үсеше билгеләнә. Сезнең ил бизнесы өчен шулай ук Россия базары кебек зур һәм күләмле базар кирәк». Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, сәнәгатьтә һәм сәүдәдә, технологияләр өлкәсендә һәм башка юнәлешләрдә перспективалар бар.

Безнең уртак эшебезне дөрес оештырырга кирәк, диде Рөстәм Миңнеханов. 

Үз чиратында Россия-Британия Сәүдә палатасы башкарма директоры Альф Торренц очрашу һәм хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышу мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде. Ул шулай ук билгеләп үткәнчә, Россия-Британия Сәүдә палатасы делегациясе өчен бик яхшы һәм танышып белү программасы эшләнгән. Альф Торренц шулай ук искәрткәнчә, Россия-Британия Сәүдә палатасы патроны Принц Майкл Кентский күп тапкырлар Татарстанда булган.

Искәртәбез, Казанда булу кысаларында Россия-Британия Сәүдә палатасы  делегациясе әгъзалары өчен Татарстан Республикасы Сәүдә-сәнәгать палатасында тәкъдир итү оештырылды. Делегация составында Geomec Engineering (нефть-газ бизнесы операторлары өчен басым ясау скважиналары буенча хезмәт күрсәтү), Macknight (ысланган сөләйман балыгыннан әйберләр җитештерү), Air Charter Service (хосусый йөк-пассажир чартер авиакомпаниясе), Axios Systems (ИТ-хезмәт күрсәтүләргә идарә буенча хәл ителешләр эшләү) компанияләр вәкилләре.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.