ТР Авыл хуҗалыгы башлыгы Татарстанда чәчү кампаниясе барышы турында хәбәр итте

21.04.2018

Татарстан Республикасының бөтен районнарында 9-13 апрельдә авыл хуҗалыгы техникасының язгы чәчү эшләренә әзерлеге тикшерелде. Финанс авырлыкларга карамастан, күпчелек хуҗалыклар чәчүгә әзер. Бу хакта ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшмәсендә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Марат Әхмәтов сүзләренчә, ремонт чорында районнар, сервис хезмәтләре, ремонт предприятиеләре белән максатлы эш алып барылды - зональ семинарлар, штаблар үткәрелде, даими рәвештә ремонт барышы тикшрелде. Хуҗалыкларда дәүләт техник күзәтчелеге алып барыла. 

Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, Актаныш, Әтнә, Балтач, Зәй, Тукай һәм башка районнарда әзерлек дәрәҗәсе әйбәт. 

"Чәчү башланганчы, районнарга авыл хуҗалыкларында техниканы тиешле рәвешкә китерү буенча эшне тәмамларга кирәк. Шулай ук кеше ресурсларын, хезмәт кагыйдәләрен тәэмин итеп, хезмәткәрләрне җәлеп итәргә кирәк", - диде ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгы башлыгы. 

Республика бюджетынна өстәмә ярдәм турында Марат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, былтыргыдан ярдәм күләме күбрәк. Аның сүзләренчә, бюджет ярдәмен алу өчен, салымнар буенча бурычлар булмаска тиеш. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина