ТР Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Төзелеш министрлыгы башлыгы социаль программалар үтәлеше турында сөйләде

21.04.2018

Татарстан Республикасында 2018 елгы күп фатирлы йортка капиталь ремонт программасында 43 муниципаль берәмлек катнаша (Кайбыч һәм Чүпрәле районнарыннан гайре). Бүген бу хакта Татарстан Республикасы төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте. 

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Ирек Фәйзуллин хәбәр иткәнчә, бу – гомуми мәйданы 5,3 млн. кв. метр булган 995 күп фатирлы йорт.  

Мәгариф объектларына (мәктәпләр, балалар бакчалары) капиталь ремонт исемлегенә 2018 елда 732,72 млн. сумга 28 гомуми белем оешмасы кергән. Бу 16 муниципаль мәктәп, 12 коррекцион мәктәп һәм 85 мәктәпкәчә балалар оешмасы. 19 апрельгә 16 муниципаль мәктәпнең 13сендә эшләр бара. 1 объектта эшләр тәмамланган.

Моннан тыш, 12 коррекцион мәктәпнең 10сында эшләр алып барыла.

Мәктәпкәчә балалар оешмаларында 85 объектның 78ендә эшләр бара. 1 объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда республикада 14 балаларны савыктыру лагерена капиталь ремонт, 6 балаларны савыктыру лагерен төзү һәм 1 балаларны савыктыру лагерена реконструкция (40,0 млн. сум) карала. 19 апрельгә эшләр барысында да бара. Бер объектта эшләр тәмамланган.

2018 елда 11 булдырылучы ресурс үзәгенә (колледжга) капиталь ремонт эшләре каралган. Барлык объектларда да эшләр оештырылган.   

42 мәдәни объектка капремонт планлаштырылган 41 объектта эшләр бара.

Барлык 28 яшүсмерләр клубында капремонт эшләре алып барыла.

Татарстан Республикасы социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә капремонт кысаларында 34 объектның 26сында эшләр бара.

Татарстан Республикасында муниципаль архив биналарына капиталь ремонт каралган. 19 апрельгә 19 объектның 17сендә эшләр оештырылган.

Республикада 2018 елда шулай ук яңа программа – Татарстан Республикасының 6 яшьләр үзәгенә капиталь ремонт һәм аларның матди базасын ныгыту планлаштырылган.  

Моннан тыш, 120 амбулатор-поликлиника учреждениесенә капиталь ремонт планлаштырыла, гомуми суммасы 3 млрд. 195,72 млн. сум. Казанда 21 поликлиника бинасы, Чаллыда – 15, Түбән Камада – 6, Әлмәттә – 4, республика мунициципаль районнарында – 74. 19 апрельгә 120 объектның 60ында әзерлек эшләре башланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.