Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср белән очрашты

20.04.2018

Бүген Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср әфәнде Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда Казаннан һәм Татарстаннан алган тәэссоратлары белән уртаклашты.  

«Бу искиткеч сәфәр булды», - диде Илче әфәнде.

Искәртәбез, очрашу бүген иртән Казан Кремлендә узды.

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президентының халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Радик Гыйматдинов та катнашты.

Рөстәм Миңнеханов, кунакларны сәламләп, билгеләп үткәнчә, Мисыр – Татарстанның мөһим сәүдә-икътисадый партнерларыннан берсе. Ул искәрткәнчә, 2017 ел йомгаклары буенча Татарстан белән Мисыр арасында ике яклы товар әйләнеше 22,8 млн. АКШ доллары тәшкил иткән.

Россия белән Мисыр арасында һава юллары ачылу турында сөйләгәндә Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, туризм өлкәсе – төбәк өчен өстенлекле юнәлешләрнең берсе. 

Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе һәм Татарстан Республикасы Президенты очрашу барышында шулай ук мәгариф өлкәсендәге хезмәттәшлекне киләчәктә үстерү мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Хәбәр ителгәнчә, Татарстан уку йортлары бүген Мисыр университеты белән актив хезмәттәшлек итә (Казанның югары уку йортларында Мисырдан 55 кеше белем ала).

Безнең үзара мөнәсәбәтләргә яңа импульс бирергә кирәк, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов, моның өчен бездә мөмкинлекләр бар, беренче чиратта икътисад өлкәсендә.   

Искәртәбез, Мисыр Гарәп Республикасының Россиядәге Гадәттән тыш һәм Тулы вәкаләтле Илчесе Ихаб Наср әфәнде Татарстанда танышу сәфәрендә. Кичә, апрельдә, Илче әфәнде Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин белән очрашты.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.