Алексей Песошин “Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане” журналы коллективын 105 еллыгы белән котлады

18.04.2018

Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин бүген  “Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане” журналының 105 еллыгына багышланган тантаналы кичәдә катнашты.

Бу чара “Казан” милли мәдәни үзәгендә узды.

Тантаналы кичә Татарстан Республикасы прокуроры Илдүс Нәфыйковның сәламләү сүзе белән башланды.

Алексей Песошин, үз чиратында, журнал коллективын 105 еллыгы белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте исеменнән котлады.

“Хокук һәм хәят - Право и жизнь в Татарстане” журналының тарихы гасырдан артык, ул илебез юриспруденциясе үсеше белән генә түгел, ә бәлкем илебез үсеше белән дә бәйле. Узган еллар дәвамында журнал юриспруденция өлкәсендә әйдәп баручы иҗтимагый-хокукый һәм фәнни басма булып кала. Аның өлеше сәяси-дәүләт һәм хокукый институтларны тикшерүгә юнәлтелгән фәннәр үсешендә, сәламәт хокукый аң, югары хокукый культура формалаштыруда бәяләп бетергесез”, - диде Алексей Песошин.

ТР Премьер-министры журнал коллективына сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар теләде.

Аннары Алексей Песошин ТР дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Тантаналы кичә бәйрәм концерты белән тәмамланды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.