Рөстәм Миңнеханов: Архив документлары - дәүләт өчен стратегик ресурс

18.04.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Архив хезмәтенә 100 ел тулуга багышланган халыкара фәнни-гамәли конференциядә катнашты. 

Чара Казанда ИТ-паркта узды. 

«Пергаменттан цифрга» халыкара фәнни-гамәли конференциясе Федераль архив агентлыгы, Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты, ТР Дәүләт архивы, Документлару һәм архив эше буенча Бөтенроссия фәнни-тикшеренү институты оештырды. 

Архив эше буенча ТР Дәүләт комитеты рәисе Ирада Әюпова конференция алдыннан Рөстәм Миңнехановка архив эшендә кулланыла торган заманча җиһазлар һәм технологияләр турында сөйләде. 

Конференциядә катнашучыларны сәламләп Федераль архив агентлыгы җитәкчесе Андрей Артизов чыгыш ясады. Ул, аерым алганда, билгеләгәнчә, «Пергаменттан цифрга» исеме очраклы гына сайланмады. "Без, архивчылар, үткәнне генә саклап калмыйбыз, ә киләчәккә дә карыйбыз, - диде ул. - Ә киләчәк цифралы технологияләргә бәйле". Андрей Артизов шулай ук искәрткәнчә, бүген дәүләт органнары арасында документларны цифралы формага күчерү максаты тора. 

"Архив документлары - дәүләт өчен стратегик ресурс, - диде чыгышында Рөстәм Миңнеханов. - Республикада архивларга бик игътибарлы мөнәсәбәт, архив эшен үстерү өчен махсус программа гамәлдә. Соңгы елларда безнең күпмедер уңышлар да бар - без республика архивын, муниципаль районнардагы архивларны тәртипкә китердек. Архивларны төзекләндерү эше дә дәвам ителәчәк. Кыйммәтле архив материаллары саклансын һәм кешеләр аларны куллана алсын өчен, без алдынгы тәҗрибәләрне актив өрәнәбез". 

Без бүген сөйләшкән тема, 500-1000 елдан соң алдынгы буыннарга кызык булачак, диде ТР Президенты. "Әлегә алар өчен цифрлы материалны ничек сакларга икәнлеген, 100 елдан соң аны нишләтәчәгебезне белмибез. Бу мәсьәләләр буенча конференциядә фикер алышырга өметләнәбез", - диде ул. 

Татарстан Президенты чит ил кунакларына мөрәҗәгать итте һәм Казанда вакытларын күңелле үткәрүләрен теләде. Ул шулай ук аларны быел футбол буенча дөнья чемпионатына да Казанга чакырды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина