Рөстәм Миңнеханов: Без киләчәгебез өчен тавыш бирдек

18.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов"Казан Арена" стадионында узучы “Мин тавыш бирдем” шәһәр концертында булды. Искәртик, концертка Россия Президенты салйуларында бүген тавыш бириреп беләзек алучылар тамашачы була алды. 

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов республика халкына актив гражданлык позицияләре өчен рәхмәт әйтте. 

“Бүген илебезнең иң мөһим сайлаулары узды – без Россия Президентын сайладык. Бу бик катлаулы зур процесс, бу - сайлау комиссиясе, күзәтүчеләр, иң әһәмиятлесе – сайлаучылар. Республикада бу процесс бик уңышлы узды. Без көчле Россия һәм көчле Татарстан өчен! Безбарыбыз да киләчәгебез өчен тавыш бирдек!” - диде Президент.

Президент сәхнәгә Салават Миңнеханов чыгышыннан соң чыкты һәм сәламләү сүзләреннән соң тамашачылар янына төшеп Валерий Меладзе чыгышын тамаша кылды. 

Бик салкын көн булуга карамастан, "Казан Арена" алдындагы мәйданга меңләгән кеше җыелган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды