Рөстәм Миңнеханов Россия Президентын сайлауларда тавыш бирде

18.03.2018

Бүген төшкә кадәр Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Президентын сайлауларында тавыш бирде.

А.Н.Туполев ис. Казан милли тикшеренү техник университетының Маркс ур., 10 адресы буенча урнашкан бинасындагы 42 нче номерлы сайлау участогына Татарстан Президенты хатыны Гөлсинә Миңнеханов белән килде. 

Матбугат чаралары белән әңгәмәдә Рөстәм Миңнеханов бөтен татарстанлыларны, участокларга килеп, тавыш бирәргә өндәде. "Мин сайладым. Кем өчен икәнен әйтеп тормыйм. Әмма мин илебез үсеше дәвам итү яклы. Әле тавыш бирмәгәннәргә мөрәҗәгать итәм - үз сайлау участокларыгызга барыгыз", - диде ТР Президенты. 

Волонтерлар Рөстәм Миңнехановка "Мин тавш бирдем" махсус беләзекне тапшырдылар, аның буенча иҗтимагый транспортта бүген түләүсез барып була. Шулай ук Татарстан Президенты "Казан Арена"да узачак коцертка чакыру билеты да алды. 

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов сайлау участогы фойесында оештырылган товарлар ярминкәсен карады.

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев