Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты

18.03.2018

Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Россия Президентын сайлауда катнашты.

ТР Хөкүмәте рәисе  гражданлык бурычын Казанның Яңа Савин районындагы 241 нче сайлау участогында үтәде. Сайлау участогына ул үзенең хатыны белән килде.

Бу сайлау участогында ачылуының беренче минутларыннан ук кеше күп иде. “Монда арзан бәяләрдән товарлар сатып алу мөмкинлеге бар. Көнкүреш химиясеннән башлап, азык-төлеккә кадәр товарлар 30 процентлы ташлама белән сатыла”, дип сөйләде ярминкә өчен җаваплы кеше Альбина Ефимова.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.