Рөстәм Нигъмәтуллин ТРның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышын уздырды

17.03.2018

Бүген ТР Хөкүмәте йортында ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә ТРның Гадәттән тыш хәлләр комиссиясенең чираттан тыш утырышы узды.

Чираттан тыш утырыш уздыруның сәбәбе - Казанда котельня җимерелү, шуның нәтиҗәсендә 1,5 мең кеше җылылыксыз калган.

Портовая урамында котельня стенасы җимерелү турындагы хәбәр ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына төнге сәгать өчтә килгән.

Гадәттән тыш хәл урынына килгән коткаручылар бинаның стенасы өлешчә һәм түбәсе ишелүен күрә. Моннан тыш, газ чыгуы да күзәтелгән.

Гадәттән тыш хәл аркасында, 1589 кеше яши торган 12 торак йорт һәм бер балалар бакчасы җылыктан өзелгән.

Котельня бинасы “Казэнерго” АҖ карамагында тора. Оешманың авария бригадалары вакытлыча җылылык үткәргеч салу эшләрен алып бара, резервтагы котелларны эшләтәчәкләр. Якын арада казанлылар фатирына җылылык җибәреләчәк.

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре җимерекләрне тикшерә. Якынча мәгълүматлар буенча бина иске булу сәбәпле, стеналар ишелгән. Зыян күрүчеләр юк.

Җимерелү нәтиҗәләрен бетерүдә 77 кеше һәм 19 берәмлек техника катнашты. 60 квадрат метр мәйданда стена ишелгән.

Казанда котельня җимерелүдән соң, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә йөкләмә бирде. Аерым алганда, республиканың барлык коммуналь хуҗалыклары объектларын тикшерергә кушты. Моннан тыш, ТР ТКХ объектлары һәм корылмаларына тулы инвентаризация уздырырга боерды.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте. “Татар-Информ” МА материаллары буенча.