Рөстәм Миңнеханов «Бөтен Россиянең Яшь гвардиясе» БИО координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты

17.03.2018

Рөстәм Миңнеханов «Бөтен Россиянең Яшь гвардиясе» БИО координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Бөтен Россиянең Яшь гвардиясе» бөтенроссия иҗтимагый оешмасының  координацион советы рәисе Денис Давыдов белән очрашты.

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров та катнашты. 

Очрашуда дәүләт яшьләр сәясәтен гамәлгә ашыру мәсьәләләре каралды, шул исәптән яшьләр тормышта үз юнәлешләрен тапсыннар өчен мөмкинлекләр тудыру, яшьләрне республиканың иҗтимагый тормышына җәлеп итү һәм башка мәсьәләләр буенча фикер алыштылар. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.