Рөстәм Миңнеханов «Ел хәйриячесе - 2017» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләде

16.03.2018

Бүген Салих Сәйдәш исемендәге Дәүләт Зур концерт залында «Ел хәйриячесе - 2017» республика конкурсына йомгак ясадылар. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе, Россия Федерациясе Хезмәт Герое  Минтимер Шәймиев, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре катнашты. 

«Бүгенге бәйрәмдә катнашучыларны сәламлисем килә. Ел саен без җыелабыз, йомгак ясыйбыз, иң актив хәйриячеләрне билгеләп үтәбез, алар арасында аерым компанияләр дә, физик затлар да бар. Әлбәттә, киләчәк буыныбыз тәрбияләнүче күп балалы гаиләләребезне дә чакырабыз», - диде Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ел хәйриячесе - 2017» конкурсы күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 11 нче мәртәбә уздырыла. «Безнең хәйриячеләр мәрхәмәте белән без күп кенә мөһим мәсьәләләребезне хәл итәбез. Без аерым категория балаларга ярдәм күрсәтү, балаларны мәктәпкә әзерләү программалары турында әйтәбез. Эре проектлар арасында – Борынгы Болгар шәһәрен һәм Свияжск утрау-шәһәрен, Мәрьям-ана Казан иконасы соборын торгызу. Битараф булмаган гражданнар җәлеп ителә торган башка инициативалар да бар», - диде ТР Президенты.

Ул хәйриячеләр эшчәнлеген югары бәяләде. «Без һәрвакыт башка кешеләр өчен мәрхәмәтле эшләр башкарганнарга рәхмәт белдерергә тиеш. Мин барлык хәйриячеләргә, ветераннарга һәм дини конфессияләр вәкилләренә рәхмәтемне җиткерәм. Билгеле инде, безнең өчен үз балаларына гына түгел, тәрбиягә алган балаларына да күңел назын кызганмаган гаиләләр үрнәк булып тора», - диде Рөстәм Миңнеханов.

Аннары ТР Президенты республиканың эре предприятиеләреннән булган даими хәйриячеләрне һәм «Хәйрияче граждан» номинациясендә җиңүчеләрне бүләкләде.

Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе чыгышында искәрткәнчә, Татарстанда «Җаннан һәм җан өчен!» хәйриячеләр хәрәкәте шигаре бар. «Вакыт тиз уза, без үзгәрәбез. Без, хәйриячелек белән шөгыльләнү безнең үзебезгә ошаячак, дидек. Элегрәк Рөстәм Нургалиевич билгеләп үткәнчә, бу еллар эчендә күп проектлар гамәлгә ашырылды. Бар да чын күңелдән эшләнә. Барлык хәйриячеләргә дә рәхмәт белдерәм», - диде Минтимер Шәймиев.

Аннары Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе «Эре һәм уртача предприятиеләр, оешмалар» номинациясендә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды.

Бүген тагын «Кече бизнес предприятиеләре», «Индивидуаль эшкуарлар», «Хәйрияче фондлар», «Коммерциячел булмаган оешмалар» һәм «Массакүләм мәгълүмат чаралары» номинацияләрендә җиңүчеләр дә билгеләп үтелде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.