Татарстан Президенты төзекләндерелгән Казан циркын ачуда катнашты

16.03.2018

Бүген бер ел дәвамындагы төзекләндерү эшләреннән соң Казан циркы тамашачыларга ишекләрен ачты. Татарстандагы күп балалы гиләләрдә 1500 бала тамаша карарга чакырылды. Тантаналы ачылу Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

"Капиталь ремонт тәмамлангач, без Казан циркының беренче тамашачылары үрнәк булган, олы гаиләләр булырга тиеш дигән карарга килдек. Гаилә - һәр ил нигезе ул, без сезнең белән горурланырга тиеш. Казан циркы бүген заман таләпләренә туры килә һәм янә сезгә ишекләрен ача", - диде ТР Президенты. 

"Кыска вакыт эчендә цирк кына түгел, ә бөтен комплекс, шул исәптән цирк мәктәбе капиталь төзекләндерелде", – диде Рөстәм Миңнеханов. Ул ремонт эшләренә 1 миллиард сумга якын акча сарыф ителгәнен әйтте.

Цирк сәнгате үсешенә керткән өлеше өчен, Казан дәүләт циркы коллективы Татарстан Президенты Рәхмәт сүзенә лаек булды.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова барлык муниципаль районнардан 2 мең кеше чакырылганын, аларның 1523е балалар булуын белдерде. "Бу шәһәр халкына, балаларга зур бәйрәм. Һәммәбез дә күптәннән яңартылган циркны күрергә теләдек”, – диде. Тамашага күпбалалы, тәрбиягә бала алган гаиләләр чакырылуын әйтте.

Циркта башкарылган эшләргә күчсәк, “Татинвестгражданпроект” цирк бинасында ремонт-реставрация эшләре кысаларында, фәнни-тикшеренү эшләрен башкарган, проект-смета документациясен әзерләгән, интерьер дизайнын эшләгән. Бина интерьерын яңарту, әмма шул ук вакытта циркның эчке киңлегенең архитектур кыяфәтен мөмкин кадәр саклап калу бурычы куелган булган.

Интерьер тематикасы нигезендә – Арлекино костюмындагы орнамент, ягъни ромб төсле бизәк. Ромблы орнамент бар җирдә дә кулланылган: вестибюль, гардероб, фойе һәм тамаша залында да. Фойеда аттракционнар, буфет эшли һәм сувенирлар сатыла. Тамаша залы яктыртылып, төсләргә махсус эффект, динамика өстәлә. Мәсәлән, кызыл яктырткыч кушканда, кызыл ромблар юкка чыга, зәңгәрен кабызганда, зәңгәр ромблар югала.

Балаларга бәйрәм мохитен тудыру өчен, вестибюльдә клоун белән фотозона бар, гардеробта шарлар рәвешендә люстралар эленгән, баскыч сары төстә жираф рәвешендә эшләнгән. Цирк традицияләренә туры китереп, тамаша залында, нигездә, кызыл төс өстенлек итә. Рәтләр буенча тезелеп киткән утыргычлар куе һәм сыек көрән төстә ясалган.

Гомумән алганда, реставрация бүгенге көн нормаларын исәпкә алып үткәрелгән. Бинаның конструктив схемасы бу очракта алышынмаган. Санитар һәм янгынга каршы нормалар белән бәйле үзгәрешләр кертелгән. Вестибюль мәйданы зурайтылган, эчке витраж күчерелгән, өстәмә санузеллар куелган. Эчке ишекләр янгын куркынычсызлыгының заманча таләпләре нигезендә ясалган. Гөмбәз корылмасы ныгытылган, идән, түбән, гөмбәзнең эленмә корылмалары төзекләндерелгән, эчке якны ремонтлау буенча эш башкарылган.

Яңартылган циркка бүген, шулай ук, Татарстан Президенты аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Татарстанның мәдәният министры Айрат Сибагатуллин, Казан шәһәре мэры Илсур Метшин килгән иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды