Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе эшчеләре белән очрашты

14.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсендщ булды, анда ул предприятие эшчәнлеге белән танышты һәм завод коллективы белән очрашты. ТР Президенты производство цехын карады һәм җитештерелә торган продукция белән танышты. "КМПО" АҖ генераль директоры Дамир Кәримуллин Рөстәм Миңнехановка заказлар күләмен арттыру планнары һәм заводта гамәлгә ашырыла торган проектлар турында хәбәр итте. 

Яңа технологияләр җитештерүне диверсификацияләргә генә ярдәм итеп калмый, ә эшләнмәләрне әзерләү вакытын да кыскарта. Шулай ук яңа технологияләр җитештерү процессының соңгы этабында ачыкланган хаталарны юк итә, диде Татарстан Президенты эшчеләр белән очрашуда. “Шуңа да заводыгыз заказлары булуы һәм җитештерү күләме арту бик мөһим. Безгә үз сәнәгатебезне үстерергә кирәк”, - диде Рөстәм Миңнеханов Казан моторлар төзелеше җитештерү берләшмәсе хезмәт коллективына мөрәҗәгать итеп.

Ул өстәп, завод продукциясен илнең газ кудыручы компанияләренә генә түгел, якын чит ил компанияләренә дә тәкъдим итү кирәклеген әйтте.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-информ" материаллары кулланылды