Рөстәм Миңнеханов: Татарстанның төп байлыгы – кеше капиталы

13.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан студентларының VIII конгрессының пленар утырышында катнашты, чара Казанның «Пирамида» КККда узды. 

Конгресс делегатлары арасында республиканың югары уку йортларыннан һәм урта һөнәр белем йортларыннан 983 вәкил катнаша. Утырыш башланганчы Татарстан Республикасы Президентына Студентлар лигасы проектлары турында сөйләделәр, шулардан: Студентлар мәгариф форумы турында, «Халыклар дуслыгы» спартакиадасы, «Татарстан Республикасы студентлары язы» һәм башкалар турында.

Чыгышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, республиканың киләчәге  актив яшь белгечләргә бәйле. «Бу матур сүзләр генә түгел. Әгәр дә дүртенче технологик революция турында сөйләсәк, берничә ел элек кенә ул бик ерак сыман тоела иде. Әмма бүген ясалма интеллект, блокчейн – болар реаль нәрсәләр һәм аларда алдынгы яшьләр генә аңлаша ала», – диде Татарстан Республикасы Президенты.   

Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, моңарчы кабул ителгән Стратегия-2030 Татарстанда кеше капиталының зур байлык булуын билгеләде. «Сездә булган күнекмәләр һәм гыйлемнәр, лидерлык сыйфатлары республикабызга Россия төбәкләре арасында лидер булып калырга ярдәм итәчәк», – диде Татарстан Республикасы Президенты. 

«Күреп торабыз, районнарыбыз һәм шәһәрләребез үзгәрә. Бөтенләй яңа юнәлешләр барлыкка килә. Аерым алганда, “Алабуга” махсус икътисадый зонасында 23 заманча предприятие эшчәнлек алып бара. Иннополиста университет һәм технопарк эшли. Болар бар да югары белем булуны таләп итә. Сез менә нәкъ безнең югары уку йортларының алдынгы вәкилләре булып торасыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.        


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Татар-информ" МА материаллары файдаланылды.