Татарстанда 1000нән артык сайлау участоклары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган

13.03.2018

Татарстанда 1000нән артык сайлау участоклары видеокүзәтү системалары белән җиһазландырылган. Барлыгы республикада 2882 сайлау участогының эше оештырылачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта ТР мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов хәбәр итте.

Роман Шәйхетдинов хәбәр иткәнчә, Татарстанда Россия Президентын сайлаулар вакытында элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу үзәге булдырылачак. Ул 16-20 мартта тәүлек әйләнәсе эшләячәк.

“Сайлау участокларында штаттан тыш хәлләрне җайга салу эше расланган регламент, шулай ук эшче төркем һәм сайлау участоклары әгъзалары арасындагы үзара хезмәттәшлек схемасы нигезендә алып барылачак. Мәгълүматлаштыру һәм элемтә тармагы предприятиеләрендә элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү өчен, тәүлек әйләнәсе кизү тору оештырылган”, - диде ул.

Роман Шәйхетдинов республикада сайлаулар вакытында элемтә чараларының өзлексез эшләвен тәэмин итү максатыннан эшче төркем оештырылуын искәртте. 6 мартта сайлау участокларының берсендә элемтә челтәрләрендә штаттан тыш хәлләрне җайга салу буенча күнекмә чаралар узды.  

ТР Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Мидхәт Шаһиәхмәтов Татарстанда Россия Президентын сайлау халыкара күзәтүчеләр катнашында узачак, дип өстәде.

“Сайлау вакытында җәмәгать контроле киңәйтелә. Татарстан Иҗтимагый палатасының сайлау участокларында үз күзәтүчеләрен билгеләргә хакы бар. Без күзәтүчеләр шактый күп булыр дип уйлыйбыз. Инде бүген үк республикада Демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросы миссиясен тәкъдим итүче халыкара күзәтүчеләр эшли. Шулай ук Белоруссия һәм Россия Берлегенең Парламент җыены, Шанхай хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре килүен дә көтәбез”, - дип хәбәр итте ул.

Кунаклар республика территориясендә тавыш бирүне оештыру һәм үткәрү процессын күзәтәчәк. Аерым алганда, Белоруссия, Казахстан һәм Үзбәкстан вәкилләренең килүе көтелә.

 


“Татар-Информ” МА