Рөстәм Миңнеханов «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсен ачуда катнашты

13.03.2018

Бүген «Казан ярминкәсе» КҮдә «Энергетика. Ресурсларны сак тоту» 19 нчы халыкара махсуслаштырылган күргәзмәсе һәм «Энергия ресурсларының нәтиҗәлелеге һәм энергияне сак тоту» 18 нче халыкара симпозиумы ачылды. Тантанада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты. Чарада шулай ук Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов та  катнашты. 

Күргәзмәдә Россиянең 18 төбәгеннән, дөньяның 6 иленнән барысы 132 компания катнаша. Симпозиумның һәм күргәзмәнең эш программасында – энергетиканың нәтиҗәлеген арттыру һәм энергияне сак тоту өлкәсендә инновацион хәл ителешләргә багышланган фәнни-техник конференцияләр, түгәрәк өстәлләр, экспертлар секцияләре һәм семинарлар.

Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, күргәзмә энергияне сак тоту мәсьәләләре буенча фикер алышуның һәм тармакның иң яңа технологияләре белән танышуның нәтиҗәле мәйданчыгына әверелде. Ул күргәзмәдә катнашучыларга рәхмәт әйтте һәм мондый чаралар энергияне сак тоту өлкәсен киләчәктә дә үстерергә ярдәм итәр дип ышаныч белдерде. 

Аннары «Энергиянең нәтиҗәлелеге җайланмалары һәм технологияләре» конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр. Дипломнарны Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин тапшырды.   

Шуннан соң Рөстәм Миңнеханов һәм башка кунаклар күргәзмә экспозициясе белән таныштылар.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.