Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты

12.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Төркиянең Мармарис шәһәре мэры Али Адҗар белән очрашты. Очрашу ТР Хөкүмәте Йортында узды.

Чарада шулай ук ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, ТР Президенты ярдәмчесе Радик Гыйматдинов, Туризм буенча ТР дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов, Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Әхмәт Садый Доган, Түбән Каиа шәһәре мэры Айдар Метшин һәм башкалар катнашты. 

Кичә Айдар Метшин һәм Али Адҗар тугандаш шәһәрләр элемтәсен үстерү буенча ике яклы планны имзаладылар. Яклар берничә юнәлеш буенча уртак эш алып баруны планлаштырдылар: шәһәрләр арасында туры авиэлемтә булдыру, мәктәп укучылары белән алышыну, мәдәни элемтәләрне үстерү һәм башкалар. 

Рөстәм Миңнеханов очрашуда әлеге документны имзалау Россия-Төркия мөнәсәбәтләре кысаларында Татарстан белән Төркия хезмәттәшлеген ныгытуда чираттагы адым булуын ассызыклады. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.