Татарстан Президенты Алабугада яңа җылылык-электр станциясен көйләү эшен башлауда катнашты

09.03.2018

Бүген Алабугада Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов җылылык-электр станциясен көйләү эшләренә старт бирде. Яңа газ-турбина җайланмасы – 20 МВт электр һәм 28 Гкал/с җылылык көчле җылылык-электр станциясе ПТС территориясендә урнашты. Җылылык сезонында ул үзәк котельный эшенең күләмен 20 процентка киметергә ярдәм итәчәк, ә җәй көне шәһәрне тулысынча кайнар су белән тәэмин итәчәк.

Җылылык-электр станциясенең төп үзенчәлеге – җылылык энергиясе җитештерүнең үзкыйммәтен киметү мөмкинлеге. Көтелгән экономия – 20 процент. Шулай итеп, җылылыкка тарифлар үсешен тоткарлау һәм Алабуганы электр белән тәэмин итүне эффектив һәм ышанычлы итү планлаштырыла.

Газ-турбиналы электр станциясе төзелешенә “КЭР-Ходинг” 1,3 млрд сум акча бүлеп биргән. Объектны эшләтү бу бәяне җиде елдан да иртәрәк капламаячак.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, мондый күләмле инвестицион проектларны тормышка ашыру тарифлар үсешендә чагылыш табарга тиеш түгел. Шул сәбәпле, ул тарифлар комитетына барлык сорауларны алдан ук хәл итү бурычын куйды.

“Гомумән алганда, илдә мондый проектлар инвестицияләр җәлеп итеп башкарыла, бюджетның андый мөмкинлекләре юк. Модернизация кирәк, ләкин ул һич кенә дә халыкның хәлен начарайтырга тиеш түгел. Тагын бер кат билгеләп үтәм: бу халыкның тормышына тискәре йогынты ясарга тиеш түгел”, - дип җиткерде Президент.

Торак-коммуналь хуҗалык Департаменты директоры Василий Филиппов сүзләренчә, объект тарифлар үсешен туктатып тору максаты белән төзелгән.

“Инвестицияләрне кире кайтару мәсьәләсе каралды, ләкин Президент бу эш тарифларны арттырмыйча башкарылырга тиеш дигән бурыч куйды. Ягъни, тариф кайбер елларда арткан очракта да, ул Россиянең федераль тариф хезмәтенең төбәкләр өчен билгеләнгән коэффициенты өчен генә артачак. Безнең “КЭР-Холдинг” компаниясе башлыгы һәм җитәкчелеге алдында төп бурыч – тарифлар үсешен максималь рәвештә тоткарлап тору, объект шуның өчен төзелде дә инде”, - ди әйтте Василий Филиппов.

Бүген Рөстәм Миңнехановка күп фатирлы йортларда җылылык югалтуларын (шәһәрдә мондый йортлар барлыгы 135) киметү буенча эшләнгән пилот проектын тәкъдим иттеләр, шулай ук урамнарны яктыртуны яхшырту буенча мунициапль проекты турында да сөйләделәр. Бу программа кысаларында быел Алабугада 4,5 мең экономияле яктырткычлар урнаштыру планлаштырыла.


"Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды