Владимир Путин җитәкчелегендә узган АСИ күзәтчелек советы утырышында Рөстәм Миңнеханов катнашты

07.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Самарада эш сәфәрендә булды. Анда ул "Яңа проектларны гамәлгә ашыруның стратегик инициативалары агентлыгы" автономияле коммерциячел булмаган оешмасының күзәтчелек советы утырышында катнашты. Утырыш Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин рәислегендә узды. Чарада АСИның 6 ел дәвамындагы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарылды. 

Владимир Путин чыгышында АСИ ның төрле өлкәләрдәгы казанышлары булган проектлар уңышын билгеләде. 7 елда, анңы сүзләренчә, АСИ энергияле, эшлекле кешеләрне җәлеп итү үзәге булды. 

"Минем белүемчә, агентлык хуплаган һәм этәргән проектларга ярты миллион кеше тирәсе җәлеп ителде, шул исәптән "Лидерлар клубы" берлеге дә, - диде Владимир Путин. - Сез киртәләрне җимерергә ярдәм итәсез, эшкуарлыкта меңләгән идеяләрне чынга ашыруда, алдынгы технологияләр булдыруда, мәгарифтә, социаль өлкәдә ярдәм итәсез. Һәм бу эшне алга таба да дәвам итәргә кирәк". 

Профессиональ компетенцияләрне үстерү эшен дә дәвам итәргә кирәк. 

"Сезнең проектлар,  WorldSkills хәрәкәте тәҗрибәсе урта профессиональ белемне модернизацияләү нигезенә ятачак, мәктәп укучыларын профессиональ ориентацияләүнең заманча системасын формалаштыру һәм өстәмә белем бирүне үстерү, шул исәптән фәнни-техник өлкәдә дә, нигез булачак дип килештек", - дип ассызыклады РФ Президенты. 

Ул хәбәр иткәнчә 37 төбәктә АСИ ярдәме белән балалар технопарклары - кванториумнар ачылды. Яңа һөнәрләр атласы да бик кирәкле булып чыкты. Тагын 51 төбәктә ел әвамында кванториумнар ачу планлаштырыла. "Киләчәккә билет" исемле АСИ проектына 1 млрд. сум күләмендә дәүләт ярдәме биреләчәк. Аны киләсе уку елы башыннан гамәлгә ашырыла башлый. 

Россия Президенты федерация субъектларында уңайлы эшлекле мохит булдыруны дәвам итәргә өндәде: "Илкүләм эшкуарлык инициативасы кысаларында без законнарны яңарттык, бик күп артык киртәләрне юкка чыгардык. Ләкин бу мәсьәләдә алга таба бару әһәмиятле. Инвестицион климатның милли рейтингын, аудит механизмын, урыннарда хокукны куллану практикасы кысаларында куллану - болар барысы да өстәмә эшләнергә тиешле". Владимир Путин сүзләренчәю. төбәкләргә бизнес-мохитне яхшырту буенча максатчан модельне гамәлгә кертүдә ярдәм итәргә кирәк. 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.