Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов «КАМАЗ – Мастер» командасы белән очрашты

06.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Чаллы шәһәре янәшәсендә «КАМАЗ – Мастер» командасының сынау трассасында булдылар һәм спортчылар белән очраштылар. 

«КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин «КАМАЗ – Мастер» командасы җитәкчесе Владимир Чагин кунакларга спорт техникасын күрсәтте, гыйнвар аенда узган «Дакар» раллие турында һәм команданың киләчәк перспективалары турында сөйләде.   

Михаил Бабич һәм Рөстәм Миңнеханов автомобильләрне, шул исәптән «Дакар 2018» раллиендә җиңү яулаган Эдуард Николаев машинасын карадылар.

Шулай ук бүген Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле һәм Татарстан Республикасы Президенты «КАМАЗ» традицион компоновкалы спорт автомобиле һәм перспективалы спорт йөк автомобиле мөмкинлекләрен шәхсән сынап карадылар.

Искәртәбез, 2018 елда «КАМАЗ – Мастер» командасының спорт сезоны 40 нчы «Дакар» раллиенда катнашудан башланып китте. Узыш өч илдә узды  – Перу, Боливия һәм Аргентинада. Ралли-марафонда 15 нче җиңү «КАМАЗ – Мастер» командасының 30 еллыгына бик шәп бүләк булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте. РФ Президентының ИФОда вәкаләтле вәкиле матбугат хезмәте материаллары файдаланылды.