Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсы башланды

06.03.2018

Татарстанда “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектларның IX конкурсы башланды. Быел ул тугызынчы тапкыр уза.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева хәбәр иткәнчә, быел конкурсны дүрт номинациядә уздыру турында карар кабул ителгән: “Экология”, “Рух һәм мәдәният”,”Спорт” һәм “Яшьләр инициативасы”.

Ләйлә Фазлыева ел саен “ЛУКОЙЛ” ГАҖ социаль һәм мәдәни проектлар конкурсында катнашырга теләүчеләрнең саны арта, дип билгеләде. Аның сүзләренчә, беренче елларда 60 җиңүче булса, узган ел аларның саны 200 гә җиткән.

“РИТЭК” генераль директоры урынбасары Михаил Лаврухин оештыручылар адресына 700 гариза килүе турында җиткерде. Аның сүзләренчә, оештыручылар 2018 елга грант фондының күләмен алдан хәбәр итмәскә кара кабул иткән. Грант ярдәме гадәттәгечә 25 млн. сум күләмендә бирелгән, узган ел аның күләме арттырылган.

Конкурс кысаларында сигез ел эчендә Татарстанда 1100 дән артык проект 195 млн. сумга финансланган.

Михаил Лаврухин белдергәнчә, конкурста катнашу өчен гаризалар март-июль айларында кабул ителә, августта алар карала, ә сентябрьдә оештыручылар җиңүчеләрне игълан итәчәк. Тантаналы чара Нефть, газ һәм ягулык сәнәгате хезмәткәрләре көне уңаеннан уздырылачак.

 


“Татар-Информ” МА