Минтимер Шәймиев Татарстан хатын-кызларын котлады

05.03.2018

Бүген Казанның С.Сәйдәшев исемендәге зур концерт залында "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты. Хатын-кыз карашы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Быел җиңүгә 10 номинациядә 700 катнашучы дәгъва кылган. 

Беренче булып "Хатын-кыз - ана" титулы ияләрен бүләкләделәр. Бу исемгә дүрт герой-ана лаек булды: Нодира Авлаярова (8 бала), Лилия Даишева (11 бала), Екатерина Орлова (11бала) һәм Гөлфирә Ассадуллина (11 бала). Бу номинация җиңүчеләрен котларга Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев чыкты. Һәр ханымны кочаклап, ул аларга аналарның авыр хезмәте өчен рәхмәт белдерде.

"Бәхет җиңел бирелми. Ул хезмәт, түземлелек, бер-береңә мәхәббәт. Әлеге сыйфатлар белән гомер буе яшәргә кирәк. Түземлелек һәм яхшы кәефләр сезгә. Сез - яшәү чыганагы!", - диде Минтимер Шәймиев. Ул Татарстан ир-атларына хатын-кызлардан сабырлыкка өйрәнергә һәм алар белән тигезләшергә кирәк, дип тә өстәде.  

Бүләкләү алдыннан тамашачылар каршында Чаллы шәһәреннән Авлаяровларның гаилә ансамбле чыгыш ясады. 10 бертуган төрле музыка уен коралларында уйнады, аларның барысын да музыкага әниләре, дүрт җиңүченең берсе, Нодира Авлаярова өйрәткән. Аңа мөрәҗәгать итеп, Минтимер Шәймиев балаларның талантлары һәм әни кешенең сабырлыгы белән соклануын белдерде. "Мин үзем гаиләдә тугызынчы бала, әмма 60 яшькә җитмичә гармунда уйнарга өйрәнә алмадым" - дип шаяртты ул. 

Татарстан профсоюзлар Федерациясе җитәкчесе Татьяна Водопьянова "Минем һөнәрем - минем язмышым" номинациясендә республиканың төрле районнарыннан килгән ханымнарга – Таисия Дорофеева, Сания Насыйбуллина, Нина Рахимова, Сария Масхутова, Марина Березкинага дипломнар һәм бүләкләр тапшырды.

Республика клиник хастаханәсенең акушер-гинекология ярдәме буенча баш табиб урынбасары Илмира Галимова "Хатын-кыз - ел үрнәге" булып табылды. Хастаханәнең нәкъ перинаталь үзәгендә 700 дән артык бала дөньяга килгән.

Төрле номинацияләр билгеләнде, ә лаеклы җиңүчеләр бүләкләнү өчен сәхнәгә чакырылды. "Хатын-кыз - мәдәният һәм рух" номинациясендә Венера Ганиева һәм Зилә Сөнгатуллина бүләкләнде.

Танылган Россия актеры Михаил Пореченковның котлавы конкурс җиңүчеләренә һәм катнашучыларга сюрприз булды. Һәркемгә дә бәхет һәм сәламәтлек теләп "бүген бу залга Татарстанның иң гүзәл хатын-кызлары җыелган", дип билгеләде ул. 

Конкурс ахырында ир-атларны бүләкләделәр. "Ир-ат - лидер" һәм "Ир-ат - күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләрен "Татарстан хатын-кызлары" иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Зилә Вәлиева бүләкләде. "Лидер" булып табылган, Казаннан җитәкче һәм хәйрияче Рөстәм Рамазановны, һәм "Күркәм йөрәк" номинациясе җиңүчеләре, Чирмешән районыннан бертуган Әгъләмовларны тәкъдим иткәндә, әлеге елның җиңүчеләрен үзенчәлекле юбилярлар дип атады. Чөнки, хатын-кызлар конкурсында ир-ат номинацияләре соңрак, 1998 елда барлыкка килә һәм быел 20 нче җиңүчеләр ачыкланды.  

Конкурсның оештыручысы һәм инициаторы - "Татарстан хатын-кызлары" төбәк иҗтимагый оешмасы. Шулай ук, партнерлар исәбенә Татарстанның профсоюзлар Федерациясе, Татарстан Республикасының Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы һәм республиканың Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле керә. Конкурс Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов ярдәме белән уздырыла. 

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, “Татар-Информ” МА