Рөстәм Миңнеханов "Казаноргсинтез" заводында яңа производство ачуда катнашты

05.03.2018

Бүген "Казаноргсинтез" заводында җыңле өч катлы FFS-пленка производствосын ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашты.

Әлеге продукция "Казаноргсинтез"да җитештерелә торган полимерларны тутыру өчен капчыклар ясау өчен кирәк. Яңа линия өчен заводның иске цехы яңартылды һәм заманча җиһазланды. Проектка инвестицияләр күләме - 316 млню сумю Елына 2590 тонна продукция җитештерү планлаштырыла. 

Яңа производство импорттан баш тартырга мөмкинлек бирә, шулай ук җитештерелә торган полиэтилен күләмен дә арттырачак. 

Рөстәм Миңнеханов чыгышында белдергәнчә, "Казаноргсинтез" бүген - илнең алдынгы нефть химиясе предприятиесе, ә "ТАИФ" төркеме - дөньяда иң эре полимерлар һәм каучук җитештерүче. "Әлеге продукт заманча тышлыкка тутырылырга тиеш. Элек капчыклар чит илләрдә сатып алына иде. Хәзер "ТАИФ" тулысынча үз төрү материалларына күчә. Шуңа да әлеге продукт импорт алыштыру өлкәсендә әһәмиятле", - диде ТР Президенты. 

 

Аның сүзләреняә, "ТАИФ"ның бүгенге көндә елына 10 мең тонна пленкага ихтыяҗы бар. "Бу производствоны ачу шул мәсьәләне хәл итәчәк", - диде Рөстәм Миңнеханов.

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев