Рөстәм Миңнеханов ГХФ республика штабы җитәкчеләре белән очрашты

05.03.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Гомумроссия халык фронтының (ГХФ) республика штабы җитәкчеләре белән очрашты. 

Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган очрашуда ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, «Татарстан Республикасы предприятиеләре һәм сәнәгатьчеләре ассоциациясе» төбәк эш бирүчеләр берләшмәсе президенты Александр Лаврентьев, РФ Президенты вазыйфасына кандидат Владимир Путинның ышанычлы заты, Татарстан Республикасы Иҗтимагый платасы рәисе урынбасары, Алабуга дәүләт тарих-архитектура һәм сәнәгать музей-тыюлыгы генераль директоры Гөлзадә Руденко, В.Г. Тимирясов ис. Казан инновацион университетының беренче проректоры, фәнни эшләр буенча проректоры Игорь Бикеев, ГХФ республика башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Фазылов һәм башкалар катнашты. 

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов ГХФның җәмәгатьчелек тикшереп тору системасын формалаштырудагы мөһим ролен билгеләп үтте. Ул гражданнарны борчучы мәсьәләләрне – ТКХ, юлларның сыйфаты, йөрүләре  чикләнгән гражданнарның инфрастуктурага керү мөмкинлеге, экология һәм бүтән проблемаларны хәл итүгә уңай йогынты ясаучы активистлар хәрәкәтенең эшен югары бәяләде. ГХФның «Генераль җыештыру» проекты аерым игътибарга лаек, дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты ассызыклаганча, республикада шәһәр  инфраструктурасын һәм җәмәгать киңлекләрен яңарту буенча зур эшләр башкарылды. Искәртәбез, Россия Президентының Федераль Собраниегә юлламасында Владимир Путин Казанны шәһәр тирәлеген һәм инфраструктурасын яңартуның әйбәт үрнәге буларак билгеләп үтте. 

Рөстәм Миңнеханов ГХФна киләчәктә дә кешеләрнең тормыш эшчәнлегенең өстенлекле юнәлешләре буенча актив эшләүләрен дәвам итүләрен теләде. Иң беренче чиратта, Владимир Путин үзенең юлламасында белдергәнчә, башлангыч поликлиника челтәрен яңартуны тикшереп тору турында сүз бара.

ГХФның республика штабы җитәкчеләре Татарстан Республикасы Президентына хәрәкәтнең төбәк бүлекчәсе тарафыннан 2017 ел йомгаклары буенча әзерләнгән иҗтимагый тәкъдимнәрен тапшырдылар, киләчәктә дәүләт хакимияте органнары эшендә бу тәкъдимнәр исәпкә алыныр дип өмет белдерделәр.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте.