Михаил Бабич Татарстан Республикасына эш сәфәренә киләчәк

05.03.2018

Иртәгә, 2018 елның 6 мартында, Россия Федерациясе Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Михаил Бабич Татарстан Республикасына киләчәк.  

Михаил Бабич эш сәфәре кысаларында төбәкне социаль-икътисадый һәм иҗтимагый-сәяси үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән бергәләп киңәшмә уздырачак һәм Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган тантаналы чарада катнашачак.


РФ Президентының ИФОдагы Тулы вәкаләтле вәкиленең матбугат хезмәте