Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкилен вазыйфасыннан азат итү турында Указ имзаланды

03.03.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Указы нигезендә Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле Рөстәм Вәлиуллов вазыйфасыннан азат ителде.   

«Вәлиуллов Рөстәм Фәйзерахман улын, башка эшкә күчүе сәбәпле, 2018 елның 5 мартыннан Татарстан Республикасының Казахстан Республикасындагы Тулы вәкаләтле вәкиле вазыйфасыннан азат итәргә», - диелә документ текстында.

Татарстан Республикасы Президентының ПУ-203 Указы 2018 елның 2 мартында имзаланган.


ТР Президенты Матбугат хезмәте