Рөстәм Миңнеханов ТР Икътисад министрлыгының һәм ТР Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегиясендә катнашты

27.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының һәм Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының "Хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү" темасына йомгаклау коллегиясенең уртак утырышында катнашты. 

Утырыш Идел буе физик культура, спорт һәм туризм академиясе мәйданында узды (Казан).

ТР икътисад министры Фәрит Габделганиев чыгышы Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү темасына багышланды. 

Министр сүзләренчә, 2005 елдан Татарстан Республикасында хезмәт җитештерүчәнлеге 3,5 процентка артты. Әлеге күрсәткеч хсеше республикада зачанча һәм нәтиҗәле производсволар ачылуга бәйле, дип саный ТР икътисад министры.

Хәзерге вакытта Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге 63 сәнәгать мәйданчыгы гамәлдә. 2020 елга аларның санын 100 гә җиткерү күздә тотыла. Бу хакта бүген Икътисад министрлыгы, Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының уртак коллегия утырышында Татарстанның икътисад министры Фәрит Габделганиев хәбәр итте.

Министр сәнәгать паркларының кечкенә шәһәрләрдә һәм авыл районнарында мәшгульлекне саклап калуда әһәмиятен билгеләп узды. Ул докладында, Икътисади үсеш министрлыгы белән берлектә, кече һәм урта эшмәкәрлек субъектларын кредитлауны стимуллаштыру программасы буенча яңа сәнәгать мәйданчыклары төзелешен финанслауны кайтару мәсьәләсе буенча эш баруын әйтте.

ТР Премьер-министры урынбасары - сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов "Татарстан Республикасы сәнәгатендә хезмәт җитештерүчәнлеге факторлары" темасына чыгыш ясады. Ул төбәкнең 2017 ел нәтиҗәләре буенча социаль-икътисадый күрсәткечләрен хәбәр итте. 

2017 елда сәнәгать производствосы күләме республикада 2014 ел күрсәткеченнән артык булды - 2 трлн. 254 млрд сум, Татарстан сәнәгать производствосы күләме 101,8 процент тәшкил итте. 

Татарстанда товар әйләнеше күләме 2018 елда 844 млрд. сум тәшкил итте. Өч елда беренче кат без күпмедер үсеш күрәбез, дип билгеләде ТР сәнәгать министры, товарлар әйләнеше күләме арту икътисад үсешенә китерә. Алга таба да товар әйләнеше күләмен арттырырга кирәк, һәм бу эштә мө1им бурыч - республика җитештерүчеләрен һәм сәүдә челтәрләренә ярдәм итү. 

Аның сүзләренчә, федераль һәм региональ сәүдә челтәрләре арасында баланс булырга тиеш. Бу максатта ТР Премьер-министры Алексей Песошин җитәкчелегендә сәүдә эшчәнлеге законына үзгәрешләр әзерләүче эш төркеме булдырылды. 

Татарстанның тышкы сәүдә әйләнеше 2016 елдан 40 процентка артты һәм 13 млрд. доллар тәшкил итте. Экспорт лидерлары - «Татнефть», «ТАИФ-НК», «Түбән Кама нефть химиясе».

2017 елда Татарстан икътисадының реаль секторына федераль ярдәм 41 млрд. сумнан артты, бу 2016 елдан 1,5 кат артык. 

"Без кече һәм урта бизнес үсеше өчен кулай шартлар тудырып, аларга ярдәм итәргә тиеш", - дип Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бу юнәлештә сүлпән эшләүче районнарны шелтәләде. 

"Без кече һәм урта бизнесны актив үстерергә тиеш. Тикшеренүләр бизнеска административ басым буенча тискәре рейтингта булуыбызны күрсәтте. Прокуратура хәзер бу темага актив кереште. Ни кызганыч, тулай төбәк продукт күләмендә кече һәм урта бизнес өлеше артмый. Ул 25 проценттан артык. Бу зур проектлар белән дә бәйледер, әмма бу гына акламый", - диде Рөстәм Миңнеханов.

Президент кече һәм урта бизнестан кала бүтән шанслары булмаган шәһәр һәм районнар да булуын искәртте. "Кече һәм урта бизнес үссен өчен, сәнәгать мәйданчыклары булсын, дигән идек. Бүген аларның саны 63. 10 районда сәнәгать мәйданчыклары бөтенләй юк. Бу Әтнә, Әлки, Апас, Бөгелмә, Буа, Югары Ослан, Кайбыч, Мөслим, Тукай, Чирмешән районнары. Ә мин һәр муниципаль берәмлектә алар берничә булырга тиеш дип саныйм. Әлбәттә, шәхси хуҗалыклар да бар, әмма район үзәкләрендә, торак пунктларда производстволар булдыра алырлык кешеләр бар. Шуңа күрә андый мәйданчыклар кирәк", - дип белдерде ул.

Рөстәм Миңнеханов әйтүенчә, шул ук вакытта тагын бер проблема бар. Алты районда муниципаль мәйданчыкларда бары тик 1-2 резидент кына эшли. Аксубай, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Кама Тамагы, Балык Бистәсе районнары - шундыйлар исәбендә. "Болай булырга тиеш түгел, дип саныйм. Икътисад министрлыгы моңа игътибар юнәлтергә тиеш: без мәйданчыклар булдыру максатын гына куймадык, алар эшләргә тиеш. Анда резидентлар булырга тиеш", - дип Президент Яңа Чишмә районында Татарстан һәм федераль инвестицияләр кертелгән бер сәнәгать мәйданчыгы булуын, әмма анда нәтиҗәлелек күренмәвен билгеләп узды. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары файдаланылды