Рөстәм Миңнеханов «РОСНАНО» УК» ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары Андрей Свинаренко белән очрашты

27.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов "РОСНАНО" УК" ҖЧҖ идарәсе рәисе урынбасары, Инфраструктур һәм мәгариф программалары фонды генераль директоры Андрей Свинаренко белән очрашты.

Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.  

Очрашуда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры Альберт Кәримов, Татарстан Республикасы Президенты ярдәмчесе Равиль Моратов катнашты.

Яклар элек билгеләнгән юнәлешләр буенча киләчәк хезмәттәшлек турында фикер алыштылар.  


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.