Апанай мәчете ачылды

02.12.2011

Бүген Казанда тарихи вакыйга – төзекләндерүдән соң Апанай мәчете ачылды. Мәчетне ачу тантанасында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, дәрәҗәле кунаклар һәм дин әһелләре катнашты.

Апанай мәчете Казанда сакланган иң беренче төзелгән мөселман корылмаларының берсе һәм федераль дәрәҗәдәге архитектура һәйкәле. Мәчет Иске Татар бистәсендә урнашкан.

Октябрь революциясеннән соң мәчет ябылган, бина төрле дәүләт кирәк-яраклары өчен кулланылган. Озак еллар дәвамында бина танымаслык дәрәҗәгә килгән, нык искергән, манара һәм михраб җимерелгән.

Министрлар Кабинетының 1995 елның 18 сентябрендәге карары нигезендә мәчет мөселманнар дини җәмгыятенә тапшырылган. Быел косметик ремонт ясалган, намазлар укый башлаганнар. Мәчет 2003 елга кадәр эшләгән, аннары төзекләндерү-торгызу эшләренә ябылган. Бу объект федераль дәрәҗәдәге тарихи һәм мәдәни һәйкәл булып тора, ул тарихи мирасны саклау буенча төрле дәүләт программаларына кертелгән, шуннан соң татар халкының архитектура энҗесе дип саналган мәчетне торгузы эшләре башланган. Апанай мәчете федераль бюджеттан финансларга тиешле һәйкәлләр исемлегенә кертелгән. Хәзерге вакытта биредә төзекләндерү эшләре төгәлләнгән.

Бүген төзекләндерелгән мәчеткә ислам дине вәкилләре шатлыгын уртаклашырга рәсми затлар, Россия белән Татарстан мөселманнарынның дини оешма вәкилләре, шулай ук Апанаевларның туганнары килгән.

Мәчетне ачу тантанасы Коръән сурәләрен укудан башланды. Аннары тантаналы чарага килүчеләр алдында Апанай мәчете имам-хатыйбы Вәлиулла хәзрәт Якубов чыгыш ясады. Ул мәчетне торгызу эшләре республика һәм шәһәр җитәкчелеге ярдәме белән гамәлгә ашырылуын билгеләп үтте, шулай ук федераль үзәктән дә акча бүлеп бирелгән. Гражданнар да үз ярдәмнәрен күрсәткән, аларның исемнәре махсус нәшер ителгән китапка кертелгән.

“Борынгы мөселман таш корылмаларын төзекләндерүдән соң ачу – мөселман җәмгыяте өчен куанычлы вакыйга”, - дип ассызыклады ТР мөфтие, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Илдус хәзрәт Фәизов. Без тарихи һәйкәлне саклап кала алдык, дип өстәде ул.

“Барыгызны да тантаналы вакыйга белән котлыйм”, - дип башлады үз чыгышын Татарстан башлыгы Рөстәм Миңнеханов. Ул Апанай мәчетен төзекләндерүдә ярдәм итүчеләргә рәхмәт белдерде. “Апанай кебек тарихи мәчетләр Татарстанны бизи. Биредә дин әһелләре җыела, ТР башкаласы кунаклары да килә”, - дип ассызыклады республика Президенты.

Рөстәм Миңнеханов мәчеткә изге Коръән китабын бүләк итте.

Мәчетне ачу тантанасында РФ Президенты Администрациясе вәкиле Илья Баринов та катнашты. Ул архитектура һәйкәлләрен саклауның әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

Бүгенге көннән мәчет дин вәкилләре өчен ачык һәм бүген биредә озак еллардан соң беренче җомга намазы укылачак.


"Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы