Рөстәм Миңнеханов: Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы үсешенең мөһим факторларыннан берсе

22.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов район (шәһәр) судлары рәисләренең, рәис урынбасарларының, җәмәгать судлары вәкилләренең 2017 ел йомгаклары буенча уздырылучы киңәшмәсендә катнашты. 

Киңәшмәдә нотыклар белән Татарстан Республикасы Югары суды Рәисе   Илгиз Гыйләҗев, Татарстан Республикасында Суд департаменты Идарәсе башлыгы Җәүдәт Салихов чыгыш ясады.

Илгиз Гыйләҗев хәбәр иткәнчә, Татарстан судлары 2017 елда 11 141 эш караган, 2016 ел белән чагыштырганда 500 җинаять эшенә артык.

Каралган административ эшләр 2016 елга карата өч мәртәбә кимрәк. Судлар тарафыннан каралган административ эшләрнең 37 проценты җәмәгать тәртибен бозуга кагылышлы, 16 проценты – юл хәрәкәтен бозулар буенча, ә 11 проценты салымнар һәм иминият түләүләренә бәйле.

Татарстан Республикасы судлары хисап елында 72 кешегә карата аклау хөкеме чыгарган, затларның 29%ына карата җинаять эшләре туктатылган.   

Үткән ел барлыгы 16 меңнән артык зат җинаять җаваплылыгына тартылган, 4 җинаять буенча карарны присяжный утырышчылар чыгарган.

«Хокук тәртибен тәэмин итү – ил һәм төбәкнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешенең мөһим факторларыннан берсе, - диде Рөстәм Миңнеханов  чыгышында. – Безнең төп бурыч – яшьләр арасында экстремизмга, террорчылыкка һәм оешкан җинаятьчелеккә комплекслы  каршы тору. Үткән ел судларның һәм хокук саклау органнарының уртак тырышлыгы белән экстремизмга, террорчылыкка каршы тору өлкәсендә 29 җинаять эше буенча хөкем чыгарылган, 60тан артык кеше җинаять җаваплылыгына тартылган. Интернет челтәрендә экстремистик материаллар урнаштыру туктатылган».

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, гражданнарның, шул исәптән акча кертүдә алданган затларның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклау өлкәсендә бердәм хокук куллану практикасын формалаштыруда судларның роле зур.

Татарстанда судларны матди-техник тәэмин итү эше дәвам итә. Якын киләчәктә төзелеп килүче район һәм шәһәр судлары биналары ачылачак.

Бүгенгә барлык җәмәгать судлары урыннарында видеокүзәтү оештырылган.  Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, киңәшмә видеоконференцэлемтә режимында бара һәм анда бөтен республика катнаша. 

Барлык суд участокларында урнаштырылган веб-камералар –    видеоконференцэлемтә куллану нәтиҗәсендә республикада административ хокук бозулар турында каралучы эшләр саны шактый арткан. 

Соңгы 3 елда җәмәгать судларының эшчәнлеген матди-техник тәэмин итүгә   1 млрд. сумнан артык акча бүлеп бирелгән. Моннан тыш, җәмәгать судьялары аппаратлары штаты 33 берәмлеккә арттырылган.

Рөстәм Миңнеханов суд системасына кертелүче яңалыкларга да тукталды. 2018 елның 1 июненнән район һәм шәһәр судлары эшендә присяжный утырышчылар институты практикасы кулланылачак .

Округ апелляция һәм кассация судлары булдыру турындагы законы проекты  Казанда кассация судларының берсен урнаштыруны күз алдында тота. Бу бездән оештыру эшләрен таләп итә, диде Рөстәм Миңнеханов.

«Республикада документларның электрон әйләнеше гамәлдә һәм даими рәвештә камилләштерелә, бу судларга да кагыла, - диде Рөстәм Миңнеханов, мәгълүмат технологияләре турында сөйләгәндә. – Республикада эшләнгән тәҗрибә Россия Югары суды пленумының карарлары нигезенә салынган һәм электрон рәвештәге документлар белән эшләвендә дә кулланыла».

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы буенча Баш федераль инспектор Ренат Тимерҗанов, ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Азакта Татарстан Республикасы Президенты суд системасының тырыш хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләре тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.