Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама районына эш сәфәре кыла

21.02.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районына килде.   

Эш сәфәренең төп максаты – Түбән Кама мунициципаль районы Советының йомгаклау утырышында катнашу.

Моннан тыш, Рөстәм Миңнеханов Түбән Кама мунициципаль районында вакытта «Түбән Кама күп юнәлешле үзәк район сырхауханәсе» ДАСУнең консультация-диагностика поликлиникасында булды.

Консультация-диагностика поликлиникасы бинасы 51 ел элек төзелгән булган. Соңгы мәртәбә өлешчә ремонт 2009 елда ясалган. Поликлиникага көненә меңнән артык кеше мөрәҗәгать итә.

Бинага Татарстан Республикасы бюджеты акчалары исәбенә капиталь ремонт ясалган (82,6 млн. сумлап). Поликлиникада паллиатив медицина ярдәме кабинеты эшли башлаган. Белгечләрнең белешмәләр базасында – көн саен патронаж бригадалары бара торган 400гә якын пациент.

Рөстәм Миңнеханов травмпунктны, рентгенодиагностик тикшеренүләр кабинетын, лабораторияне, стационарны һәм УЗИ кабинетын карап чыкты.

«Без үзара тоташкан биналар төзергә, югары технологияле җайланмалар сатып алырга һәм кулланырга өйрәндек. Әмма бу биналарда авыруларга нинди консультацияләр бирүегезгә карап, авырулар сезнең эшегез турында фикер йөртәчәк, бу бик мөһим», - диде Рөстәм Миңнеханов. Аның фикеренчә, сыйфатсыз медицина ярдәме күрсәтелгән очракта, кешеләрнең сәламәтлек саклау системасына гына түгел, тулаем хакимияткә карата да дәгъвалары булачак. 

Тагын Рөстәм Миңнеханов бүген Түбән Камада «КоVeR» яшьләр инициативалары үзәгендә дә булды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.