Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре кыла

21.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәрендә эш сәфәрендә. 

Килүгә үк Рөстәм Миңнеханов, Чаллы мэры Наил Мәһдиев һәм башка рәсми затлар белән бергәләп, «Мастер» Кама индустриаль паркында булды.

«Мастер» КИП территориясендә «Чаллы шәһәре» алдан социаль-икътисадый үсеш территориясе резидент компанияләре дә урнашкан.

Моннан тыш, 2016 елда «Мастер» КИП белән «Моношәһәрләрне үстерү фонды» НКБО арасында килешү имзаланган иде, аның буенча «Мастер» КИПны үстерүнең 6 нчы чираты проектын гамәлгә ашыру өчен заем акчалары җәлеп ителгән иде. 2017 елның сентябрендә проект буенча төзелеш-монтаж эшләре тәмамланган, арендага тапшыру өчен җитештерү урыннары әзерләнгән. Бүгенгә монда 23 предприятие урнашкан. Резидентларны җәлеп итү эше дәвам итә.

 «Мастер» КИП территориясендә Рөстәм Миңнеханов «Седан» фильтрлар заводы» АҖдә (авто-, авыл хуҗалыгы һәм төзелеш техникасы өчен фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар, сәнәгать билгеләнешендәге фильтрлар һәм фильтрлаучы элементлар чыгару), «Кама азык-төлек җайланмалары заводы» ҖЧҖдә (технологик суыткыч җайланмалар җитештерү) булды.

Аннары Рөстәм Миңнеханов «№ 3 шәһәр поликлиникасы» ДАСУда булды.

Поликлиникага капиталь ремонт ясалган, капремонтка акчалар Татарстан Республикасы бюджетыннан бирелгән. Капремонт 2017 елның апрелендә башланган, 2017 елның декабрендә тәмамланган. Моннан тыш, поликлиника өчен 21 млн. сумга төрле диагностика җайланмалары сатып алынган.

Поликлиника 61 меңнән артык кешегә хезмәт күрсәтә. Көндезге стационар да бар (65 ятак).

Шуннан соң Татарстан Республикасы Президенты Чаллы шәһәре муниципаль берәмлеге шәһәр Советы утырышында катнашты. Чара Балалар һәм яшьләр өчен №1 шәһәр иҗат сараенда узды. Бина алдында һәм фойеда Чаллы предприятиеләре һәм оешмаларының товарларыннан һәм продукциясеннән күргәзмә оештырылган иде.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Елена Бритвина.