Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды

17.02.2018

Бүген Татарстан Хөкүмәте Йортында «Росатом» дәүләт корпорациясе белән Татарстан Республикасының уртак эшчәнлегенә алдан нәтиҗәләр чыгарылды. 

Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, «Росатом» дәүләт корпорациясе генераль директоры Алексей Лихачев, "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДПУ директоры Валентин Костюков катнаштылар. 

2017 елның июнь аенда Петербург халыкара икътисадый форумы кысаларында Татарстан Республикасы белән «Росатом» дәүләт корпорациясе арасында  килешү имзаланды. Килешү буенча "Цифрлы икътисад" юнәлеше буенча пилот проектларны гамәлгә ашыру каралган. Шулай ук яклар Татарстанда "Цифрлы төбәк" булдыру һәм сәнәгать предприятиеләрендә "Россия федераль атом-төш үзәге - Бөтенроссия эксперименталь физика фәнни-тикшеренү институты" ФДПУ эшләнмәләрен гамәлгә кертү турында да килештеләр. 

Бүген 2018 елга планнар турында сүз барды. Әйтик, "Иннополис" университетында "Цифрлы предприятие" тулы тормыш циклы системасын булдыру, әлеге проектта пилот предприятиеләр катнашуы, Россия Мәгариф министрлыгына берничә белем бирү проектын тәкъдим итү планнары бар. 

Рөстәм Миңнеханов Алексей Лихачевка уңышлы уртак эш алып бару өчен рәхмәт белдерде. Ул искәрткәнчә, 2017 елда алар берничә кат очрашкан. 

"Росатом" КТ белән эш бөтен юнәлешләр буенча алып барыла, бүген алга таба адымнарны билгеләргә кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Алексей Лихачев билгеләгәнчә, 2019 елда Казандагы һөнәри осталык буенча дөнья чемпионаты кысаларында "Росатом" төп технологик партнер итеп сайланган. "Без әлеге чемпионатны дөнья дәрәҗәсендә узыдру өчен барысын да эшлиячәкбез, - диде Лихачев. - Әмма шулай ук биредә "профессиональ Давос" оештырырга телибез - булачак компетенцияләр, һөнәри белем бирү системасы турында сөйләшер өчен форум уздырырга телибез. Тормыш үзгәреп тора, һәм 2025-2030 елларга карарга кирәк. Шул чорда нинди һөнәрләр кирәк булачагын ачыкларга кирәк. Бу хакта дөнья лидерлары, икътисад вәкилләре сөйләшергә тиеш, шуңа да мондый форум кирәк". 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Елена Бритвина