Татарстанда элмәле элемтә линияләре 2 мең км чамасы җир асты коммуникацияләренә демонтажланган

17.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетында узган республика киңәшмәсендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов элмәле элемтә линияләрен җир асты коммуникацияләренә  күчерү эшенең нәтиҗәләре турында сөйләде.  

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Анда шулай ук Татарстан Республикасы Премьер-министры  Алексей Песошин да катнашты.

Роман Шәйхетдинов искәрткәнчә, Татарстанда 2011 елдан алып «элмәле линияләрне» демонтажлау эше бара – бу элемтәнең ышанычлылыгын арттыру өчен кирәк. Проектны гамәлгә ашыруда республиканың 50 меңнән артык кешесе булган 9 шәһәре катнаша.

Элек Татарстанда 3,6 мең км «элмәле линияләр» булган, шуның 84%ы Казан, Чаллы һәм Түбән Кама шәһәрләренә туры килә.  

Үзләренең элмәле элемтә линияләрен 12 элемтә операторы тулысынча җир астына күчергән, шулардан: «Ростелеком», «Зилант ИФК», «Мегафон», «Таттелеком», «Телесет» һәм башкалар.

Роман Шәйхетдинов шулай ук хәбәр иткәнчә, республикада хуҗасыз (маркировкаланмаган) элемтә линияләрен ачыклау һәм демонтажлау эшләре алып барыла. 2013 елдан башлап 260 км хуҗасыз «элмәләр» демонтажланган, шулардан – 196 км Казанда.

Татарстан Республикасы мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры хәбәр иткәнчә, соңгы елларда элмәле линияләрне җир астына күчерү эшен операторлар бергәләп алып баралар.  

2016 елда Казанда, Ф. Әмирхан – Чистай урамы – Нигъмәтуллин – С. Хәким торак кварталында, барлык элемтә операторлары бергәләп 15 км «элмәләрне» җир астына күчергән. 

2017 елда бу эш Ф. Әмирхан – Мусин – Чуйков – Ямашев кварталында гамәлгә ашырылган, 2018 елда 790 км «элмәләр» Казанның тагын өч кварталында юкка чыгарылачак. Роман Шәйхетдинов муниципаль берәмлекләр башлыкларына бу җәһәттән Казан тәҗрибәсен исәпкә алырга тәкъдим итте.  


ТР Мәгълүматлаштыру һәм элемтә министрлыгы Матбугат хезмәте материаллары буенча