Татарстан Президенты ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясендә: Бүгенге көнгә төп бурычыбыз - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру

14.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы коллегиясенең йомгаклау утырышында катнашты. Чара "Казан ярминкәсе" күргәзмә үзәгендә узды. Утырышта катнашучылар 2017 елда агросәнәгать комплексы эшчәнлегенә нәтиҗәләр чыгарды һәм 2018 елга бурычларны билгеләде.

Утырыш эшендә шулай ук ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин, ТР Премьер-министры урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов катнаштылар. 

 Коллегия алдыннан Рөстәм Миңнеханов һәм Минтимер Шәймиев Идел буе агросәнәгать форумы кысаларында авыл хуҗалыгы ярминкәсе стендларын карадылар. 

Утырыштагы чыгышында Рөстәм Миңнеханов ассызыклаганча, бүгенге көнгә төп бурыч - чәчү кампаниясен уңышлы уздыру, димәк, язгы чәчү эшләрен вакытында финансларга кирәк. "Бөтен банклар белән булган мәсьәләләрне хәл итәргә кирәк. ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына банклар белән берлектә белем бирү семинарлары һәм консультацияләр үзәкләре оештырырга кирәк, районнарда кайда мөрәҗәгать итәргә һәм кайда бөтен сорауларга җавап табарга икәнен белергә тиешләр", - диде ТР Президенты. 

Аның сүзләренчә, АСК өлкәсендә төп бурычларның берсе - нәтиҗәлек. "Без рентабельлекне үсетерүгә эшләргә тиеш. Киңәйтелгән производство булсын өчен, рентабельлек 10 процент түгел, ә 15-20 процент булырга тиеш. Хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру макстаныда эшләргә кирәк, бу югары квалификацияле  белгечләр кирәк", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Ул билгеләгәнчә, Татарстан терлекчелек үсешенә аеруча игътибар итә. 2020 елга сөт җитештерүне 2 млн. тоннага, итне - 600 мең тоннага җиткерү бурычы тора. Бу күрсәткечләргә ирешер өчен заманча терлекчелек комплекслары төзү һәм югары продуктив терлек өлешен арттыру кирәк. 

Шул ук вакытта, ТР Президенты сүзләренчә, узган ел нәтиҗәләре буенча18 районда эре мөгезле терлек саны кимегән: Мөслим, Арча, Түбән Кама һәм башкалар. Минзәлә, Кама Тамагы, Тукай һәм Арча районнарында савым күләме кимегән. "Әлеге мәсьәләләрне тикшереп тормасагыз, авыл хуҗалыгы оешмалары елән тыгы эшләмәсәгез, нәтиҗә булмый", - дип кисәтте артта калучы районнарны Рөстәм Миңнеханов.

Ул тагын берничә күрсәткечкә игътибар итте. Республикада 10 ел элек 100 хуҗалыкка 54 сыер туры килгән, ә бүген әлеге күрсәткеч 2,5 кат ким - бары 21. "Кече хуҗалык формалары буенча зур эш алып барыла, зональ киңәшмәләр уздырыла, без ярдәм итү чараларын табабыз. Иң әһәмиятлесе - урыннарда эшләү - дип ассызыклады ТР Президенты. - Алабуга районын билгеләп үтмәкче идем, анда 100 хуҗалыкка 5 сыер гына туры килә. Сезгә халык белән эшләргә ни комач аулый? Бу аларның кереме, балаларны тәрбияләү, аларны хезмәткә өйрәтү". 

Сөтне сатып алу бәяләре кимүгә килгәндә, Рөстәм Миңнеханов Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутатларын зур күләмдә коры сөт кертелүгә, ә бу үз чиратында натураль чимал бәясенә тискәре йогынты ясавына игътибар итәргә өндәде. Бу бит халык сәламәтлеген саклауга да кагыла һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләрен дә алга этәрә. ТР Президенты әлеге мәсьәләне дәүләт җитәкчелегнә җиткерергә вәгъдә бирде. 

Шуннан Рөстәм Миңнеханов Татарстан эшкәртү предприятиеләре мөмкинлекләрен арттыру турында да искәртте. Татарстан сөтенең кибетләрдә өлеше 60 % тирәсе, ә югары маржалы сегментта (йогуртлар, татлы ризык) - бары 10 %. Заводлар бары тик ярты көчкә эшли: "Мин конкурентлыкка каршы түгел. Продукция яхшы булса, ул безнең кибетләрдә булырга тиеш. Әмма безнең заводлар тулы көчкә эшләргә тиеш", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

ТР Президенты шулай ук ветеринар иминлеккә дә игътибар итте. Былтыр Лаеш районындагы кошчылык комплексында кош гриппы булды. Рөстәм Миңнеханов ТР Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш ветеринария идарәсенә терлек авырулары буенча вәзгыятьне тикшереп торырга кушты. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев