Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының тренерлар штабы һәм хоккейчылары белән очрашты

14.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Ак Барс» хоккей клубының тренерлар штабы һәм хоккейчылары белән очрашты.  Традицион очрашу клубның Казандагы спорт базасында узды. Очрашуда Татарстан Республикасы яшьләр эшләре һәм спорт министры Владимир Леонов, «Ак Барс» ХК президенты, «Татнефть» ГАҖ генераль директоры Наил Маһанов, «СКП «Татнефть – Ак Барс» ҖЧҖ директоры Шамил Хөснетдинов һәм «Ак Барс» генераль менеджеры Рафик Якубов та катнашты.

Әңгәмә барышында Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, «Ак Барс» уенчылары сезон дәвамында яхшы хоккей һәм әйбәт уен күрсәттеләр. «Бүгенгә барлык звенолар да тупланган. Хәзер чемпионатта тәнәфес, шуңа күрә әзерләнергә кирәк. Алда плей-офф – бу яңа тарих, бөтенләй башка уеннар. Без – «Ак Барс»ның тугрылыклы җанатарлары. Җиңүләрегезгә бергәләп шатланачакбыз. Әлбәттә, җиңелүләр дә булырга мөмкин, иң мөһиме – алардан соң дөрес нәтиҗә ясарга һәм көрәшне дәвам итәргә», - дип белдерде Татарстан Президенты.

Аның сүзләренчә, «Ак Барс»та команда плей-оффта лаеклы уен күрсәтсен өчен бөтен шартлар да тудырылган. «Сез үз клубыгыз исеменнән генә түгел, бөтен Татарстан исеменнән чыгыш ясыйсыз», - диде Рөстәм Миңнеханов.

«Һәр уен, матчның һәр периоды – яңа тарих. Башкаларны җиңәр өчен осталыгыгыз җитәрлек, сез моны сезон дәвамында берничә тапкыр исбатладыгыз. Хәерле юл, сезгә!», - диде Татарстан Президенты.

Наил Маһанов искәрткәнчә, Татарстан Республикасында һәм Казан шәһәрендә хоккей – беренче номерлы спорт, ә «Ак Барс» җиңү тәмен белә. Шуңа мисал – ике Гагарин Кубогы. «Безнең уңышлар өчен нигезебез бар», - диде ул.

«Ак Барс»ның баш тренеры Зинәтулла Билялетдинов республика җитәкчелегенә клубка күрсәткән игътибары өчен рәхмәт белдерде. 

Очрашу азагында «Ак Барс» капитаны Александр Свитов бөтен команда исеменнән җыелганнарга рәхмәт сүзләрен җиткерде, шулай ук барлык хоккейчылар да югары җаваплылык хисенә ия һәм бозда җиңү хакына бөтен көчләрен куячаклар дип ышандырды.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев. "Ак Барс" хоккей клубы матбугат хезмәте материаллары кулланылды