Татарстанда 50 дән артык хатын-кыз беренче баласы өчен түләүләрне рәсмиләштергән

13.02.2018

Татарстанда 2018 елда кертелгән беренче һәм өченче бала тугач күрсәтелә торган яңа социаль ярдәм чаралары авылда балалар санын арттырачак. Бу хакта бүген ТР Министрлар Кабинетында узган брифингта хәбәр ителде.

“Татарстанның авыл җирлегендә даими 3 ел яшәгән хатын-кызларга беренче һәм өченче баласы тугач бер вакыт бирелә торган ярдәм күрсәтелә. 25 яшькәчә беренче баласы туган хатын-кызларга 50 мең сум, 29 яшькәчә өченче баласы туган әниләргә 100 мең сум биреләчәк”, - дип сөйләде ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Ул билгеләгәнчә, бу социаль ярдәм авылда яшәүчеләр арасында балалар санын арттыру һәм яшь кызларның районнардан шәһәргә китүен туктату өчен кабул ителгән. Социаль ярдәм өчен бала туганнан соң алты ай дәвамында мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Эльмира Зарипова социаль ярдәмнең яңа чаралары агымдагы елда туучылар санын элекке дәрәҗәдә саклар, ә киләсе елда арттырыр дигән ышаныч белдерде.

Татарстан башка төбәкләр белән чагыштырганда акрынрак, әмма барыбер демографик чокырга төшә бара. Республиканың 37 районында узган ел нәтиҗәләре буенча халыкның табигый кимүе күзәтелә. Бу проблеманы хәл итү өчен яңа түләүләр каралды, дип хәбәр итте Эльмира Зарипова.

Халык саны кимүче районнар исемлеген Тәтеш башлый. Аннан соң исемлектә Кайбыч, Балык Бистәсе, Кама Тамагы, Чүпрәле, Апас, Чирмешән, Әлки районнары урнаша.

Эльмира Зарипова сүзләренчә, Казан, Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Алабуга, Питрәч, Саба, Балтач районнарында халык саны артуга таба бара.

Татарстанда 50 дән артык  хатын-кыз беренче баласы өчен 8490 сум күләмендәге айлык түләүләрне рәсмиләштерде инде, дип белдерде Эльмира Зарипова.

“Гомумән алганда, республикада балалы гаиләләргә юнәлтелгән ярдәм күләме 3,5 млрд сумны тәшкил итә. Беренче балага тиешле айлык түләүләрне рәсмиләштерү өчен социаль яклау бүлегенә түбәндәге документлар тапшырыла: баланың туу (уллыкка алу) турындагы таныклыгы, гаилә әгъзлаларының 12 айга бүленгән керем турындагы белешмәсе, банкта ачылган счет реквизитлары”, - диде ул.

Гаиләләргә ярдәмнең яңа төрләре Россия Президенты Владимир Путин инициативасы буенча кабул ителде. 2018 елда беренче балага түләүләр 8490 сумны тәшкил итә. Ул 2017 елның икенче кварталында Татарстанда балаларның яшәү минимумына тигез.

Беренче балага бирелә торган түләүләргә ия булуның махсус шартлары бар: әнинең дә, баланың да РФ гражданлыгы булырга тиеш, шулай ук РФ территориясендә даими яшәү дә төп шарт. Шул ук вакытта бер кеше башына туры килә торган айлык керем 13713 сумнан артмаска тиеш. Бу  яшәү минимумының 1,5кә тапкырлап билгеләнгән күләме. Гаризаларны электрон рәвештә яисә социаль яклау бүлекләрендә бирергә мөмкин.

 


“Татар-Информ” МА материаллары буенча