Гадел Вафин: Арчадан хастаханәгә китерелгән балаларның сәламәтлеге тотрыклы хәлдә

11.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Хөкүмәте йортында Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссиянең чираттан тыш утырышы узды.

Бу чарада ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин, ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Хәбибуллин, ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин катнашты.

Утырыш Арча муниципаль районы Казанбаш мәктәбе укучыларының авыруы сәбәпле күрелгән чараларга багышланган иде.

Гадел Вафин хәбәр иткәнчә, 10 февраль, шимбә көнне Арча районы хастаханәсенә Казанбаш авылы балалары килә. Барысында да көчле эчәклек инфекциясе билгеләре.

Аннан аларны Казанга Агафонов исемендәге Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә озатканнар.

Шулай итеп, 11 февральдә, якшәмбе көнне Казанбаш мәктәбенең 30 укучысы (1-9 класслар), бер укытучысы һәм бер баланың апасы Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә китерелгән.  

ТР сәламәтлек саклау министры Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсендә балалар өчен өстәмә ятаклар урнаштырылуын, интенсив дәвалау баруын, анализларны белгечләр тикшерәчәген белдерде.

Барлык балаларның да сәламәтлеге уртача халәттә, тотрыклы. Дәвалау барышында  аларның хәле яхшырган.

Чираттан тыш утырыш барышында билгеләнгәнчә, балаларның барысы да шимбә көнне Казанбаш мәктәбе ашханәсендә ашаганнар.

ТР буенча Кулланучылар хокукларын яклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт идарәсе җитәкчесе (Роспотребнадзор) - ТР буенча баш дәүләт санитар табибы Марина Патяшина Арча районының Казанбаш мәктәбендә Роспотребнадзор бригадасы эшли, дип белдерде.

Марина Патяшина шулай ук ТР прокуратурасы белән бергә муниципаль районнарның мәктәп ашханәләрендә тикшерү уздырырга кирәк, дип тәкъдим итте.

Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия әгъзаларына Казанбаш мәктәбенең язгы каникуллар хисабына дүрт көнгә ябылуын җиткерделәр.

Рөстәм Нигъмәтуллин республика муниципаль район башлыклары, рәсми тикшерүләрне көтмичә, үзләре мөстәкыйль рәвештә мәктәп ашханәләренең эшчәнлеген тикшерергә тиешләр, дип белдерде.

 


ТР Президенты матбугат хезмәте, Елена Бритвина.