Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Арча районында агулануга бәйле рәвештә бөтен тиешле чараларны уздыруны йөкләде

11.02.2018

2018 елның 11 февраленәдә Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсенә Арча районынындагы Казанбаш төп гомуми белем мәктәбенең 30 укучысы һәм бер укытучысы һәм .Г.Тукай ис. Арча педагогика колледжының бер укучысында эчәклек инфекциясе булу турында 32 ашыгыч хәбәр килгән. 

Бөтен авыруларны Республика клиник йогышлы авырулар хастаханәсенә яткызганнар.  

Эпидемологик тикшерү уздыру өчен урында Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белгечләре эшли. 

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген Татарстан Республикасы Премьер-министрының беренче урынбасары Рөстәм Нигъмәтуллин рәислегендә Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча комиссия утырышын уздырырга йөкләде. Комиссия булган хәлгә анализ ясаячак һәм зыян күрүчеләргә нинди ярдәм кирәген ачыклаячак. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте.