Рөстәм Миңнеханов Татарстанда кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде

09.02.2018

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов юл хезмәте оешмаларына һәм муниципалитетларына кар җыю эшен активлаштыруны йөкләде. Бу хакта ул бүген ТР Хөкүмәте Йортындагы республика киңәшәмсендә белдерде.

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, күп итеп кар яугач, коммуналь оешмалар төп юлларны чистартты. Әмма бүген халыктан йорт аллары һәм шәһәр поселоклары юлларында кар җыелмаганына зарлана. Аеруча бу республика башкаласына карый. 

ТР Премьер-министрының беренче урынбасары сүзләренчә, республикада аномаль кар явудан соң, даими рәвештә нәтиҗәләне ликвидацияләү штабы утырышлары уза. "Казан даими рәвештә хәбәр итеп тораю Ишек алларын җыю буенча махсус график бар, эшне гомумән идарә итү компанияләре алып бара", - диде Рөстәм Нигъмәтуллин. 

Казан башкарма комитеты җитәкчесе Денис Калинкин хәбәр иткәнчә, ишек алларының 73 % бүген норматив хәлгә китерелгән. "Эш әле күп. Поселокларда бүген вәзгыять рәтләнә, ләкин проблемлаы урыннар бар. Якшәмбе көнне эшләрне тәмамларбыз дип уйлыйбыз", - диде ул. 

ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин искәрткәнчә, былтыр республика юл хезмәте ошемаларына 207 берәмлек махсус техника бирелде: "Бу Казанда гына түгел, башка муниципалитетларда да уңай нәтиҗәгә китерде". 

Рөстәм Миңнеханов билгеләгәнчә, быел коммуналь техниканы һәм җыю техникасын ремонтлауга өстәмә акча бирү планлаштырыла. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте. Булат Низамиев