Рөстәм Миңнеханов Артём Здуновка «Фидакарь хезмәт өчен» ТР медален тапшырды

09.02.2018

Бүген Татарстан Республикасының элеккеге икътисад министры Артём Здунов «Фидакарь хезмәт өчен» Татарстан Республикасы медале белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә тапшырды. 

Искәртәбез, кичә Артём Здунов Дагыстан Хөкүмәте Рәисе итеп билгеләнде. Тиешле Указга Дагыстан Республикасы Башлыгы вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Владимир Васильев имза салды.

Рөстәм Миңнеханов Артём Здуновка Татарстан Республикасы икътисад министры вазыйфасындагы тырыш хезмәте һәм республиканың социаль-икътисадый үсешенә керткән зур өлеше өчен рәхмәт белдерде. «Аңа яңа урынында уңышлар телик. Безнең хезмәттәшебез республикада озак вакыт булмаса да, Татарстан өчен зур эшләр башкарды. Мин бу кадрыбызны читкә җибәргәнгә кызганам. Әмма ил, Дагыстан мондый кадрларга мохтаҗ», – диде Рөстәм Миңнеханов.

 «Хезмәттәшлегебез, бергәләп, бердәм командада эшләвебез өчен рәхмәт әйтәсем килә. Россиянең башка төбәкләренә дә үз традицияләребезне җиткерергә тырышачакбыз», – диде җавап сүзендә Артём Здунов.

Аннары Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетына өч министрлыкның яңа җитәкчеләрен тәкъдим итте. Искәртәбез, Татарстан Республикасы Президенты Указы белән Фәрид Габделганиев –  Татарстан Республикасы икътисад министры, Равиль Кузюров – Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры итеп билгеләнде, ә Александр Шадриков Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры вазыйфасын биләде.   


ТР Президенты Матбугат хезмәте. "Татар-Информ" МА материаллары кулланылды.