Рөстәм Миңнеханов фән һәм техника өлкәсендә Татарстан дәүләт премияләрен тапшырды

09.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы дәүләт премияләрен тапшырды.

Сәламләү сүзендә Татарстан Президенты билгеләгәнчә, дәүләт премияләре лауреатлары - дөньяда фәнни өлкәдә билгеле һәм атаклы, югары дәрәҗәдәге белгечләр. "Сезнең казанышлар - төпле һәм тырышып эшләү, тынгысыз фәнни эшчәнлек нәтиҗәсе ул. Без сезнең казанышлар, хәзерге заман фәне һәм техникасына керткән өлешегез белән горурланабыз", - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Премияләргә лаек хезмәтләр арасында өчесе медицина өлкәсенә карый. Бу медицина фәннәре докторы, Россия фәннәр академиясе академигы Ренат Акчурин җитәкчелегендә Милли медицина тикешеренү кардиология үзәге (Мәскәү) һәм Казан медик-инструменталь заводы галимнәре һәм белгечләренең тикшеренү хезмәте. Казан дәүләт медицина академисенең тикшеренү хезмәте. Арбузов ис. органик һәм физик химия институты, Казан биохимия һәм биофизика институты, Казан дәүләт медицина университеты белән Новосибирск милли тикшеренү дәүләт университетының уртак эше. 

"Бу тикшеренүләр табигый фәннәр һәм медицина өлкәсендә галимнәрнең югары статусы турында сөйли. Яңа технологияләр керткәндә, мультидисциплинар караш кирәклеген дәлилли, фундаменталь һәм практик медицина үсешенә теләктәшлек итә, республика һәм ил халкы сәламәтлеген саклап калу мөмкинлеге бирә”, - дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Икътисадның реаль секторы үсеше фәнни өлкәдә максималь хезмәттәшлекне сорый, дип билгеләде ул. Шуны нефть сәнәгатендәге бүгенге уңышлар раслый. Әйтик, татарстан ятмаларыннан нефть чыгару тизлеген һәм дәрәҗәсен үстерү өлкәсендәге эшләнмәләр һәм аларны гамәлгә кертү, өстәмә рәвештә 6,7 млн тонна нефть чыгаруны тәэмин итте, ә бу -  5,5 млрд сумнан артык керем. Әлеге фәнни эш өчен “Татнефть” вәкилләре премиягә лаек булдылар (фәнни төркем җитәкчесе - техник фәәнәр докторы Азат Зарипов).

Татарстан Президенты билгеләгәнчә, быел Казан федераль университеты галимнәренең Галәм турында фән һәм фундаменталь бәйләнешләр теориясендә тикшеренүләр циклыннан торган хезмәте премиягә лаек булды. ("Фундаменталь кырлар теориясендә гравитация, астрофизика һәм космология теориясе кулланылган инвариант-төркем ысуллары" хезмәте, җитәкче - физика-математика фәннәре докторы Ася Әминова).

“Татарстанда төрле юнәлешле фән мәктәпләре үсеш ала. Бу тикшеренүләрнең фәнни кадрлар тәрбияләүдә зур роль уйнавын күрсәтә, икьтисад секторының үсешенә позитив йогынты ясый. Сезне чын күңелдән премияләр алуыгыз белән тәбриклим. Нык сәламәтлек, яңа казанышлар, уңышлар телим. Хезмәтегез өчен зур рәхмәт”, - дип тәмамлады Рөстәм Миңнеханов тантананы.

Барлыгы Татарстан Республикасы дәүләт премиясенә 33 белгеч лаек булды. 

 

 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.