Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин Баулы районы советының йомгаклау сессиясендә катнашты

09.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы  Премьер-министры Алексей Песошин Баулы муниципаль районы советының 28 нче утырышында катнашты.

Утырыш М.Җәлил исемендәге мәдәният йортында узды (Ленин ур., 13) һәм ул Баулы районының 2017 елдагы социаль-икътисади үсешенә нәтиҗәләр ясау һәм 2018 елга бурычлар билгеләүгә багышланган иде.

Утырыш башланыр алдыннан Алексей Песошин һәм аны озата йөрүчеләр Баулы районы предприятиеләре җитештерә торган сәнәгать товарлары һәм продукциясе күргәзмәсен карадылар.

Төп докладны  Баулы муниципаль районы башлыгы Рамил Гатиятуллин ясады.

2017 елда районда тулай территориаль продукт күләме 27 млрд 473 млн сум тәшкил иткән, 2016 елга карата үсеш  5,8%. Төяп җибәрелгән товарлар һәм күрсәтелгән хезмәтләр күләме 7 млрд 311 миллион сум тәшкил иткән, үсеш 7,7% . Сәнәгый җитештерү индексы - 102,7%.  Төп капиталга инвестицияләр күләме - 4,140 млрд сум.

Районда ике сәнәгать мәйданчыгы – “Агропарк” ҖЧҖ һәм “Александров спирт заводы” ҖЧҖ эшли. 2020 елга Баулы районында сәнәгать мәйданчыклары санын дүрткә җиткерү бурычы тора.

Районда 35 мең 347 кеше яши, 2017 елда 355 бала туган, 468 кеше үлгән, уртача гомер озынлыгы - 71 яшь (2011 елда - 69 яшь).

Уртача хезмәт хакы районда 2017 елның 11 аенда 31,4 мең сум тәшкил иткән.

Эшсезлек дәрәҗәсе 1% тәшкил итә. 184 кеше эшсезлек буенча теркәлгән.

Районның консолидацияләнгән бюджетына 413 млн сум күләмендә табыш кергән, ш.и. 393 млн сум салымнан кергән һәм 20 млн сум салымнан кермәгән табыш.

Районда 579 күп балалы гаилә яши, шуларның 289ы җир кишәрлекләре алган инде.

Рамил Гатиятуллин ТР Премьер-министрына яшь белгечләрне авылга җәлеп итү программасын гамәлгә ашыруда ярдәм күрсәтү үтенече белән мөрәҗәгать итте.

Район башлыгы Баулының үзәк мәйданын төзекләндерүне 2017 елдагы иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе дип атады, анда фонтан, уен һәм ял итү зоналары барлыкка килгән. Бу проектның төп иганәчеләре нефтьчеләр була.

Районда шулай ук 20 ишегалды төзекләндерелгән, күпфатирлы торак йорт файдалануга тапшырылган, күпфункцияле үзәк, бер авылда фельдшер-акушерлык пункты төзелгән, универсаль спорт мәйданчыгы тапшырылган.

2017 елда шулай ук балалар һәм яшүсмерләр өчен “Гаилә” социаль приютына капиталь ремонт ясалган.

Алексей Песошин утырыш барышында билгеләгәнчә, территорияләр үсешенә керткән акчаларның социаль өлкәдә сыйфатлы үзгәрешләргә китерүе, халыкның яшәү дәрәҗәсен күтәрүе бик мөһим. Ул 2017 елда Баулы районының 19 максатчан программада катнашуын искә алды.

“Баулы районы - республиканың нефть чыгаручы районнарының берсе. Нәкъ менә сезнең җирдә ерак 1946 елда Татарстанда зур девон нефтен чыгаруга башлангыч бирелә. Бу 7 милләтнең  традицияләре һәм мәдәнияте үрелеп барган урын, уңдырышлы авыл хуҗалыгы төбәге, монда авыл тормышы рәвешен һәм мәдәниятен саклыйлар”, - диде Алексей Песошин.

Ул билгеләгәнчә, бүгенге көндә республика программалары кысаларында актив эш алып барыла, район үзәге һәм авыл җирлекләре уңайлырак итеп төзекләндерелә, урамнар, мәйданнар, парк һәм скверлар матурлана бара. Безнең гражданнарның яшәү шартлары яхшыра.

“Муниципаль берәмлекләрнең социаль-икътисади үсеш рейтингында сезнең район буенча төп күрсәткечләр тискәре динамикага ия. Район дүрт позицияне югалтты һәм бүгенге көндә 28 нче урынны били. Сезнең районда айлык хезмәт хакының уртача күләме республика буенча уртача күрсәткечтән түбәнрәк. Авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт хакының күләме буенча сез 24 нче урында (17,7 мең сум, ТР буенча – 21,3 мең сум). 2016 ел белән чагыштырганда районда төп капиталга инвестицияләр, файдалануга тапшырылган торак йортларның гомуми мәйданы, салымнан кергән һәм салымнан кермәгән табышлар да (412 479 мең сум тәшкил итте) кимеде”, - дип билгеләде ТР Премьер-министры.

Авыл һәм анда яшәүчеләргә ярдәм күрсәтү республика өчен өстенлекле бурыч булып кала, дип белдерде алга таба Алексей Песошин. Кызганычка каршы, Баулы районында аграр тармактагы хәлләр озак еллар инде мактанырлык түгел, сөт җитештерү күрсәткечләре дә түбән.

Ул хәбәр иткәнчә, Татарстан Республикасы Президенты тарафыннан шәхси хуҗалыкларга бер тапкыр субсидия бүлеп бирү турында карар кабул ителгән. Бу максатларга каралган акчаның күләме 360 млн сум.

Баулы районында 18 гаилә фермасы эшли. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда 17 747 баш сыер бар, яисә 100 шәхси ярдәмче хуҗалыкта 59 шартлы баш терлек, бу башка районнарга караганда шактый кимерәк (ТР буенча - 65,8 баш).

Алексей Песошин сүзләренчә, халыкның канәгатьлелек дәрәҗәсе, аның иртәгәге көнгә ышанычлылыгы демография күрсәткечләреннән ачык күренә.

Кызганчка каршы, Баулы районында демография күрсәткечләре түбән дәрәҗәдә.

“Билгеләнгән планнарның гамәлгә ашырылуы сезнең сыйфатлы һәм килешеп эшләвегезгә бәйле, - диде ТР Премьер-министры. - Ышанам, агымдагы елда шәһәр һәм районның иҗтимагый-сәяси һәм социаль-икътисади үсешендә югары күрсәткечләргә ирешергә тырышырсыз”.

 


Елена Бритвина . Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)