Рөстәм Миңнеханов Сочида «Россия лидерлары» конкурсында остаз булды

08.02.2018

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Сочида эш сәфәрендә. Төп максаты – кичә башланып киткән «Россия лидерлары» бөтенроссия идарәчеләр конкурсының финалында катнашу. 

Татарстан Президенты «Остаз көне»ндә катнашырга чакырылган иде. Башка күренекле дәүләт эшлекләре, бизнес-сектор һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре белән бергә, Рөстәм Миңнеханов конкурсантларның аерым төркемнәре белән эшләде. Татарстан Республикасы Президенты остазлар үзләре төзегән биремнәрне үтәгәндә катнашучыларның потенциалын бәяләде.   

Искәртәбез, гыйнвар аенда Рөстәм Миңнеханов «Россия лидерлары» конкурсында Татарстаннан катнашкан биш финалист белән очрашкан иде. Рөстәм Миңнеханов идарә өлкәсендә югары квалификацияле кадрлар әзерләүгә юнәлгән мондый чараларны уңай бәяләде. Ул ассызыклаганча, монда алынган тәҗрибә дәүләт хезмәтендә, бизнеста, башка өлкәләрдә кирәк булырга мөмкин. 


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.. Рәсми портал хәбәрчесе (корреспонденты)