Рөстәм Миңнеханов Бөгелмәдә: Сез тормыш дәрәҗәсе һәм белем бирү сыйфаты буенча – Татарстан өчен үрнәк

07.02.2018

Бүген төштән соң Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Бөгелмә районына эш сәфәре кылды, анда ул муниципаль район Советының 2017 елда социаль-икътисадый үсеш йомгакларына һәм 2018 елга бурычларына багышланган утырышында катнашты.

Бөгелмәгә килүгә үк Рөстәм Миңнеханов «Скважиналарны эксплуатацияләүнең яңа технологияләре» фәнни-җитештерү предприятиесендә булды. Завод нефть чыгару өчен билгеләнгән  технологияләр куллану җайланмалары һәм үлчәгечләре өлкәсендәге базарда чирек гасырдан артык эшли.   

Рөстәм Миңнехановка җитештерү эше турында сөйләделәр, чыгарылучы продукция үрнәкләрен күрсәттеләр. Предприятие җитәкчелеге хәбәр иткәнчә, бүген товар Россия нефть чыгару компанияләренә, шулай ук Казахстан, Үзбәкстан, Төрекмәнстан, Әзәрбәйҗан, Беларусь чит ил комапнияләренә дә җибәрелә.   

Аннары Татарстан Республикасы Президенты реконструкциядән соң «Юность» спорт комплексын карап чыкты.   

Рөстәм Миңнеханов спорт залларында булды, яшь спортчылар белән аралашты.

Район Советы сессиясе Техниклар йортында узды. Утырышта чыгыш ясап, Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2017 ел кайбер факторлар буенча гади генә булмады. Тулаем ситуациягә хәзерге дөньядагы гомуми геополитик вәзгыять йогынты ясады. Моннан тыш, Татарстанда банк кризисына һәм белем бирү өлкәсендәге үзгәрешләргә бәйле проблемалар өстәлде.   

Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, хакимият эшчәнлеген бәяләүнең төп критирее – халыкның тормыш дәрәҗәсе. Республика бу мәсьәләләргә аерым игътибар бирә: юллар салына, торак төзелә, авылларда су белән тәэмин итү һәм урамнарны яктырту эшләре алып барыла, мәктәпләргә, балалар бакчаларына ремонт ясала, җәмәгать киңлекләре үстерелә.

Тормыш дәрәҗәсе һәм белем бирү сыйфаты буенча Бөгелмә районы Татарстанның танылган лидеры булып тора, диде Рөстәм Миңнеханов. Шул ук вакытта ул сәламәтлек саклау өлкәсен үстерү зарурлыгына игътибар итте. Татарстан Президенты искәрткәнчә, бүген республикада беренчел медицина звеносын яңарту буенча зур программа гамәлгә ашырыла, 2 ел эчендә 195ләп поликлиниканы тәртипкә китерү карала. Үз чиратында Бөгелмәдә үзәк район сырхауханәсенә һәм балаларның йогышлы авырулары сырхауханәсенә ремонт таләп ителә. Рөстәм Миңнеханов район өчен әһәмиятле бу ике объектка ремонт ясауда ярдәм күрсәтү мөмкинлеген карарга кушты.   

Татарстан Президенты ассызыклаганча, Бөгелмә районының авыл хуҗалыгында зур потенциалы бар, әмма бу җитәрлек дәрәҗәдә кулланылмый әле. «Тәүлегенә барлыгы 23 тонна сөт савып алына. Ә бит бу күрсәткеч 10 мәртәбәдән артыграк булган районнар бар», - диде Рөстәм Миңнеханов. 

Татарстан Республикасы Президенты билгеләп үткәнчә, икътисадка инвестицияләр җәлеп итү – барлык муниципалитетлар алдында торган бурыч. Әмма Бөгелмә районында бизнес-объектлар урнаштыру өчен әлегә кадәр махсус территория юк. «Сезгә индустриаль парклар, сәнәгать мәйданчыклары кирәк. Ә сез һаман планлаштырасыз гына әле. Бөгелмәдә гаять зур кеше потенциалы, барлык инфраструктур шартлар бар: тимер юл, аэропорт, транспорт төеннәре», - диде Татарстан Президенты. 

Утырыш барышында Рөстәм Миңнехановның аерым йөкләмәләре җирле чаңгы базасын һәм спорт мәктәбен ремонтлауга кагылды. Татарстан Республикасы Президенты белдергәнчә, республика җитәкчелеге бу мәсьәләләрдә кирәкле ярдәмне күрсәтәчәк.   

Азакта Татарстан Президенты районның аеруча тырыш вәкилләренә республика дәүләт бүләкләрен тапшырды.


ТР Президенты Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.